Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карабодай белән тефтельләр

Безгә түбәндәгеләр кирәк булачак. 500 грамм ит фаршы, пешкән карабодай (иттән күбрәк булырга тиеш), вак итеп туралган ике суган, 2 йомырка, 2-3 аш кашыгы майонез, тоз, борыч. Барысын бергә кушып болгатабыз, Тефтель формасында ясап, онда яисә вакланган сохарида әвәләп, майда кыздырабыз. Соус әзерлибез. Моның өчен уртача зурлыктагы бер кишерне (корейский...

Безгә түбәндәгеләр кирәк булачак. 500 грамм ит фаршы, пешкән карабодай (иттән күбрәк булырга тиеш), вак итеп туралган ике суган, 2 йомырка, 2-3 аш кашыгы майонез, тоз, борыч. Барысын бергә кушып болгатабыз, Тефтель формасында ясап, онда яисә вакланган сохарида әвәләп, майда кыздырабыз.

Соус әзерлибез. Моның өчен уртача зурлыктагы бер кишерне (корейский кишер салатына сала торган итеп) кырып, суганны ярымбоҗралап турыйбыз, кыздырабыз. Бер аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч, тәмләткечләр, бераз су салып, 2-3 минут кайнатабыз да тефтельләр өстенә салабыз. 20 минут тирәсе томалап акрын утта тотабаз. Әзер тефтельләрне төрле гарнир яки салат белән табынга куярга мөмкин.

Фото: http://img11.hostingpics.net/pics/634487image.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk