Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илназ Бах кулын сындырган?

Татар эстрадасының танылган һәм популяр җырчысы, автор-башкаручы Илназ Бах җәйге ялны гаиләсе белән Арчага һәм тормыш иптәше, җырчы Гүзәл Идрисованың туган ягына кайтып, су коенып, җиләк җыеп, имәннән себерке әзерләп үткәрә. Шул ук вакытта Салмачы бистәсендә төзелә торган йортларына да баргалыйлар. Шушы арада Илназ "Узган гомер узар инде" җырына клип...

Татар эстрадасының танылган һәм популяр җырчысы, автор-башкаручы Илназ Бах җәйге ялны гаиләсе белән Арчага һәм тормыш иптәше, җырчы Гүзәл Идрисованың туган ягына кайтып, су коенып, җиләк җыеп, имәннән себерке әзерләп үткәрә. Шул ук вакытта Салмачы бистәсендә төзелә торган йортларына да баргалыйлар.

Шушы арада Илназ "Узган гомер узар инде" җырына клип төшергән. "Клипны Казанда төшердек. Сюжеты бик кызыклы, тамашачыларга ошар дип уйлыйм. Якын арада телевизор экраннарына чыгачак, Алла бирса", - диде җырчы. Сюжетын Илназ тулысынча сөйләргә теләмәде, бары шунысы мәгълүм: җырчының анда кулы сына.

Моннан тыш, Илназ Альфред Якшембетов иҗат иткән яңа җырга Гүзәл Идрисова белән дуэт яздырган. Гүзәл исә әлегә кечкенә улы Рамил белән декрет ялында. "Һәрдаим балаларны төрле күңел ачу урыннарына йөртәм. Күптән түгел зоопаркка, "Яшел бульвар"га бардык. Безнең йорт ишегалдында да бик күңелле. Без - әниләр балаларыбыз белән еш кына якындагы урманга барып ял итәбез. Үзебезчә рәхәтләнеп күңел ачабыз", - дип сөйләде Гүзәл.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 29.06.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев