Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиде шифалы нокта

Йокысызлыктан интеккәндә, баш авыртуын һәм ютәлне басу өчен тәндәге билгеле бер нокталарга массаж ясау да җитә. Бу нинди нокталар һәм алар кайда урнашкан? 1.Стресс йогынтысында баш авыртса, имән бармак белән чигәдәге ноктага 30 секунд дәвамында әйләнмәле хәрәкәтләр белән массаж ясарга киңәш ителә. 2. Томау борчыганда борын тишеге янандагы нокталарга массаж...

Йокысызлыктан интеккәндә, баш авыртуын һәм ютәлне басу өчен тәндәге билгеле бер нокталарга массаж ясау да җитә. Бу нинди нокталар һәм алар кайда урнашкан?

1.Стресс йогынтысында баш авыртса, имән бармак белән чигәдәге ноктага 30 секунд дәвамында әйләнмәле хәрәкәтләр белән массаж ясарга киңәш ителә.

2. Томау борчыганда борын тишеге янандагы нокталарга массаж ясасаң, сулыш алу җиңеләя. Аның өчен борынның башта бер ягына 30 секунд, аннары шул кадәр үк вакыт икенче ягына әйләнмәле хәрәкәтләр ясыйлар.

3. Ютәл. Сулыш юлларын ачу, ютәл өянәгән кисәтү өчен күкрәк чокыры астындагы ноктага массаж ясау зарур. Ютәл өянәге кузгалганда бу ноктага 3 минут басып торырга кирәк.

4. Йокысызлык борчыса, беләзектән өч бармак өстәрәк, кулның арт ягында урнашкан ноктага массаж ясыйлар. Болай эшләү нерв системасын тынычландыра. Уң кулның баш бармагы белән сул кулдагы әлеге ноктага басалар һәм 30 секунд дәвамында әйләнмәле хәрәкәтләр белән массаж ясыйлар. Шуннан соң кулларны алыштыралар.

5. Борын куышлыгы ялкынсынганда, эчтә җыелган лайлалы сыекчаны сеңгереп чыгара алмыйсыз икән, уң кулның баш бармагы белән сул кулның баш һәм имән бармаклары арасындагы чокырда урнашкан ноктаны уарга киңәш ителә. Соңыннан кулларны алыштырыгыз. Процедураны көнгә 10 мәртәбә кабатлыйлар.

6. Эч кибү. Бу вакытта кендектән 6-7 сантиметр уңда һәм сулда урнашкан нокталарны эзләп табалар. Башта әйләнмәле хәрәкәтләр белән шул нокталарның берсенә, аннары икенчесенә массаж ясыйлар.

7. Күңел болгану. Эчкә газ җыелса яки күңел болгана икән, кендек өстеннән 4,5-5 сантиметр биеклектә урнашкан ноктаны 1 минут дәвамында сәгать теле уңаены уалар. Бераз туктап торгач, күнегүне кабатлыйлар.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=719.VEkbFx6zLGrTxl_VcRSN27v2HT24ASp-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев