Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатлар яздым утырып...

Матур, эчтәлекле итеп, кечкенә генә хат язар өчен тел байлыгы гына түгел, күңел байлыгы да кирәк. Райондашларыбыз сүзгә аптырап кала торганнардан түгел анысы: "Хезмәт даны" газетасы редакциясенең хатлар бүлегенә килгәннәре арасында истәлекләргә бирелеп, төрле чараларга куанып язылганнары да, шулай ук чеметеп алганнары да җитәрлек. Үткән ел журналда 1243 хат теркәлгән...

Матур, эчтәлекле итеп, кечкенә генә хат язар өчен тел байлыгы гына түгел, күңел байлыгы да кирәк. Райондашларыбыз сүзгә аптырап кала торганнардан түгел анысы: "Хезмәт даны" газетасы редакциясенең хатлар бүлегенә килгәннәре арасында истәлекләргә бирелеп, төрле чараларга куанып язылганнары да, шулай ук чеметеп алганнары да җитәрлек.

Үткән ел журналда 1243 хат теркәлгән булса, бу ярты елда 650гә якын хат алынган. Алар арасында Кукмара поселогы һәм авыллардан гына түгел, Апас, Саба, Әтнә районнарыннан, Казан, Алабуга кебек республикабыз шәһәрләреннән, шулай ук Төмән өлкәсеннән язылганнары да бар. "Сорау - җавап" журналына теркәлгән хатлар да 33кә җиткән. Димәк, шуның кадәр кеше безгә төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән дигән сүз.

Үткән ел хатлар газетабызның махсус "Сезнең хатларыгызны укыганда" сәхифәсендә бирелә башлады. Бу хатларны бергә тупларга ярдәм итте.

Авторларыбыз арасында шәхси кешеләр дә, төрле оешмалар исеменнән хәбәрләр җиткерүчеләр дә бар. Яшь категорияләре дә төрле: мәктәп укучыларыннан алып, өлкән яшьтәге апа-абыйлар да истәлекләре, теләк-фикерләре белән бик теләп уртаклашалар. Даими авторларыбыз бар. Газетаны укып-күзәтеп баручыларга аларның исем-фамилияләре таныш, редакциябездә эшләүче хезмәткәрләр хәтта аларның кулъязмаларыннан ук авторының кем булуын таныйлар. Алар - редакциянең даими кунагы.

Үзәк китапханәдән, "Шәфкать" тернәкләндерү, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләреннән, район Мәдәният йортыннан бик күп мәгълүмат килә. Әлеге оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр бик активлар, нинди генә чаралар үткәрмиләр. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башкарган эшләре күп. Китапханәдә һәрдаим китап күргәзмәләре, төрле язучыларның туган көннәренә, иҗатларына багышлап, әдәбият дәресләре оештырыла. "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәкләрендә һәрвакыт мастер-класслар, сәламәтләндерү дәресләре үткәрелә, төрле социаль яктан мөһим урыннарга экскурсияләр оештырыла. Әлеге чараларны әзерләп, бик зур эш башкаралар, әмма бу яңалыкларның барысын да газета битләренә сыйдырып бетереп булмый.

Районыбызда шигъри җанлы кешеләр дә байтак. Алар үзләренең сәнгать әсәрләре белән бик теләп уртаклашалар. Туган як, аның табигате, сөю-мәхәббәт темасы - күпме вакытлар үтсә дә, искерми, һәркемнең күңелендә аерым урын алып тора, ләкин бу хисләр һәркемнеке үзгә, кабатланмас. Шуңа күрә кичерешләрне шигырь юлларына салганда нәкъ менә шул үзенчәлекне укучыга җиткерергә кирәк, дип уйлыйм.

"Сызлып таңнар аткан чакта

Сандугачлар сайрыйдыр", - кебек тапталган сүзләр белән районда гына түгел, республикада да күпме сайраттылар бу сандугачларны?!

Әйткәнемчә, шигырьләр бик күп килә, әмма аларның барысын да газета битләренә сыйдырып бетереп булмый. "Кич утырганда" сәхифәсендә, истәлекле көннәр уңаеннан шигырьләр укучыларыбыз хозурына тапшырыла. Кемдер үзенең иҗат җимешен газета битләрендә күрүгә ирешмәгән икән, бу әле басылмаячак дигән сүз түгел, бәлки ул үз чираты җиткәнен көтәдер. Шулай ук архивка куелганнары да бар. Шигырь сәнгате иҗат итүчедән бик зур белем һәм игътибар сорый. Шуны әйтәсе килә: шигырь язучылар сүзләр тезмәсе генә сырлаганчы шигырь төзелеше дигән термин белән танышсыннар иде.

Рифма, калып дигән терминнарны телгә алгач, бәетләргә дә аерым тукталмый ярамас. Әлбәттә, якын кешеңне югалту - һәркем өчен бик зур фаҗига, авыр кайгыларын бәетләргә салып күңелләрен бушата гаҗиз калучылар. Мәрхүм булган якыннарын хөрмәтләүләре бик күркәм күренеш, тик бәетләр күп иҗат ителә һәм аларның күләме дә озын була. Төзелешендә дә бертөсле сүзләр кабатлана.

Хат язучыларга шунысын да җиткерәсе килә: исем-фамилиягезне тутырып язсагыз иде. Кайвакыт авторларны үзебезгә эзләп табарга туры килә.

Яңалык, мәгълүматлар, укучыларыбыз иҗатлары kukmor-rt.ru сайтына да урнаштырыла. Биредә шулай ук төрле конкурслар үткәрелә. Сез әлеге тамга аша кереп тавыш бирә, ил-көн хәлләре белән танышып бара аласыз.

Сездән хатлар көтеп калабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Без үз чиратыбызда аларны газета битләренә, сайтка урнаштырып, башкаларга тәкъдим итәрбез. Хатларыгызны почта да, шулай ук электрон адреска да юллый аласыз.

"Кадерле "Хезмәт даны" газетасы редакциясе!

Район газетасына һәрвакыт язылам. Аны көтеп алам, газета килгән көнне якын кеше белән очрашкан кебек булам. "Хезмәт даны" бик эчтәлекле чыга, аның аша бөтен яңалыкларны белеп торам, реклама, белдерүләр аша үземә кирәкле әйберләрне сатып алам. Рәхмәт сезгә. Эшегездә уңышлар, барыгызга да сәламәтлек телим.

Сәвия ХӘСӘНОВА, Ядегәр авылы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев