Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дустымны югалттым

Эх бу тормыш ник шулкадәр рәхимсез икән? Бер мизгелдә кеше елмая-көлә, тормыш көтә, ә икенчесендә инде кара гүргә керә. Минем кадерле, якын дустым Венера Владимирова да һәрвакыт янәшәмдә булыр кебек иде. Тик... мәрхәмәтсез авыру аны мәңгегә күзләрен йомарга мәҗбүр итте. Хәзер минем янымда сердәшчем, кайгы-шатлыкларымны уртаклашучы дустым юк инде. Йөрәгемдә...

Эх бу тормыш ник шулкадәр рәхимсез икән? Бер мизгелдә кеше елмая-көлә, тормыш көтә, ә икенчесендә инде кара гүргә керә. Минем кадерле, якын дустым Венера Владимирова да һәрвакыт янәшәмдә булыр кебек иде. Тик... мәрхәмәтсез авыру аны мәңгегә күзләрен йомарга мәҗбүр итте. Хәзер минем янымда сердәшчем, кайгы-шатлыкларымны уртаклашучы дустым юк инде. Йөрәгемдә ул биләгән урын буш калды...
Үрәсбаш авылында дөньяга килгән кызчык кечкенәдән әни назыннан мәхрүм кала. Үз тырышлыгы белән хисапчы һөнәрен үзләштерә. Шактый еллар агач сату базасында, лаеклы ялга чыгар алдыннан " Каскад" җәмгыятендә баш хисапчы булып хезмәт куя. Кайда гына эшләсә дә, ул хезмәтен яратып, бар күңелен биреп башкарды, хезмәттәшләре аны бик хөрмәт иттеләр. Үзе дә кешеләргә игътибарлы булды, олыны - олы, кечене - кече итеп күрә белде.
Венера гаиләсендә дә иренә - сөекле тормыш иптәше, балаларына - яраткан әни, өч оныгына кайгыртучан дәү әни иде. Һәрвакыт түземле, сабыр, киң күңелле, ягымлы булды. Якыннарын тәмле ризыклар белән сыйлап, алар өчен борчылып, аларны кайгыртып көн күрде.
Венера дустым! Син һәрвакыт безнең күңелләрдә калырсың. Тар каберләрең - киң, урының оҗмахта булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев