Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дания - дан иясе дигән сүз

Моннан 32 ел элек Олыяз Сабан туе мәйданында авылыбызның абруйлы егете Хәкимуллин Илдус янәшәсендә бер дигән гүзәл кызны күреп, сокланмаган кеше калмагандыр. Чибәр, зифа буйлы, кигән килешле киеме аны тагын да гүзәлрәк итә.

Бу көнне Илдустан күп кенә яшьтәшләре чынлап торып көнләшкәндер. (Карале, мыштым гына йөрде дә, нинди кызны эләктергән!)
Ул вакытлардан бирле күп Сабантуйлар үтте, күп вакыйгалар хәтерләрдә генә уелып калды. Дания белән Илдус тормышы да ничек матур итеп бөреләнгән булса, шулай матур чәчәкләрен күрсәтте, җимешләрен бирде.
32 ел! Бу еллар эчендә безнең Даниябезгә хатын-кыз тормышындагы бөтен чорларны куаныч, шатлык-борчулары аша кичәргә туры килде. Борчу-мәшәкатьсез генә булса, тормыш әкият булыр иде, ә Дания тормышындагы шатлык-куаныч тәлинкәсе басарак төшә шикелле.
Ул әдәпле, тәрбияле булуын чит гаиләгә килгәч тә исбатлап яшәде. Бер бәхетле-гел бәхетле! Мәликә апа белән Хаҗи абый аны килен дип түгел, үз кызларыдай кабул иттеләр.
Дания исә шәп килен генә түгел, мәктәптә үз фәненең нигезләрен балаларга бик тырышып төшендерүче, балаларда химия, биология фәненә кызыксыну уятып, мәктәпнең алдынгылар рәтендә баруына зур өлеш кертүче тырыш укытучы да була алды. Үз фәне буенча түгәрәкләр алып барды, укучыларны фәнни олимпиадаларга, югары уку йортларына керү имтиханнарына әзерләде, бик күпләрнең яраткан укытучыларына, хезмәттәшләренең фикердәшенә, ата-аналарның хөрмәт-ихтирамына лаек булды.
Ана, хатын, дәү әни...
Акыллы, тәртипле ике егет өчен ул кадерле әни. Алма агачыннан ерак төшмәгән: егетләрнең икесе дә тәртип белән яшәп, югары белем алып, үзләренең алган белемнәре буенча хезмәт куялар.
Дания - алдынгы хуҗалыкның алдынгы зоотехнигы Илдусның ышанычлы, гомерлек яры, уңган хатыны. Сөеп туймас Нурия белән Алия өчен бала җанлы, йомшак сүзле дәү әни, әби.
Бүгенге көндә 100 яшькә җитеп килүче, саф акыллы, намаз саен Илдус белән Даниягә, аларның улларына, оныкларына хәер-дога кылып, тәүфыйклы-бәхетле яшәүләрен теләүче Мәликә апа (кайчан кермә "безнең Дания, безнең Дания" дип кенә тора) өчен кадерле кеше ул. "Кода-кодагый минем бәхеткә шулай итагатьле итеп үстергәннәр аны. Бөтен изгелекләре үзенә меңе белән кайтсын. Картлык көннәрендә урыны минем шикелле түрдә булып, балалары тарафыннан кадерләнеп яшәсен", - дип, үзенең хәер-догасын тели. Ирексездән әлеге юллар искә төшә:
Әйтте ана улына һәм килененә:
-Миңа биргән урыныгыз-киләчәктә үзегезгә...
Ирне ир иткән хатын кем? - Дания... Килен белән кайнананың үрнәк тормышын кайда күрергә була? - Данияләрдә... Мәчеткә йөреп укып, дини белемен үстерү өстендә эшләп, биш вакыт намазын калдырмаучы кем? - Дания!
Гомер үтә,
олыгаям,- димә,
Үзгәрмисез,
акыл җыясыз.
Гөрләп торган
зур гаилә булды,
Яшьлектәге
корган оягыз.
Булганына шөкер
кылып яшәп,
Тигез сүтеп
тормыш йомгагын.
Куанычлар
тулы поезд булып,
Килсен синең
туар елларың.
Шундый хөрмәтле дустыбыз, хезмәттәшебез, күршебез Данияне зур бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз. Алдагы көннәренең бүгенгедәй булуын телибез. Дания! Гомер уза дип моңайма! 55тә дә әле син күпләргә кирәкле терәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk