31 май 2012 яңалыклары
- 
    
        
        Дания - дан иясе дигән сүзМоннан 32 ел элек Олыяз Сабан туе мәйданында авылыбызның абруйлы егете Хәкимуллин Илдус янәшәсендә бер дигән гүзәл кызны күреп, сокланмаган кеше калмагандыр. Чибәр, зифа буйлы, кигән килешле киеме аны тагын да гүзәлрәк итә. 
- 
    
        
        Психик авырулар илендәРайоныбыздан чыккан шәхесләр турында ишетеп, алар белән очрашып торабыз. Кукмара төбәгеннән чыккан табиб-психиатр Рамил Гарипов турында дуслары, авылдашлары авызыннан ишеткән яхшы сүзләрне, аның кешелекле, миһербанлы шәхес икәнлеге турында белгәч, миндә дә аның белән очрашу теләге туды. 49 яшьлек Рамил Мансур улы күрше районда гына яшәп, акылга зәгыйфь авыруларны дәвалый. 
- 
    
        
        Мәктәп белән саубуллашуЯдегәр урта мәктәбендә дә соңгы кыңгырау бик күркәм үтте. Мәктәп директоры Салават Каюмов мәктәп тормышы белән таныштырды, укучыларны соңгы кыңгырау көне белән котлады, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшыруларын теләде. 
- 
    
        
        Ветераннар борчылаРайон ветераннар Советы президиумының чираттагы күчмә утырышы Починок Кучук авыл җирлегендә узды. 
- 
    
        
        Шигырь сөючеләр бәйрәмеБерезняк урта мәктәбендә якташыбыз, шагыйрь, биш китап авторы Рәниф Шәрипов иҗатына багышланган беренче районкүләм шигырь-поэмалар бәйгесе узды. 
- 
    
        
        Туристлар слетыУкучыларның туристлык буенча белем һәм күнекмәләрен камилләштерү, көчле командаларны ачыклау максатыннан, районда ел саен туристлар слеты уздырыла. Быел да оешкан төстә үтте ул. Беренче көнне укучылар палаткалар урнаштырдылар, ашарга пешерү өчен утын әзерләделәр, су алып кайттылар. Слетка 16 команда килгән иде. Кәркәүч, Урта Комар, Березняк, Байлангар, Поч.Сутер, Лельвиж урта мәктәпләре... 
- 
    
        
        Тиздән - каникул...Район Мәдәният йортында узган киңәйтелгән ведомствоара семинар-киңәшмә балаларның җәйге ялын, аларның мәшгульлеген оештыру, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә багышланды. 
- 
    
        
        Лилиядән уңдык, диләр...Авыр һәм җаваплы булса да, Лилиянең үз хезмәтен яратып башкаруы бар эш-гамәленнән, үз-үзен тотышыннан, йөз-кыяфәтеннән үк күренеп тора. Чыннан да, бик мөлаем, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, ачык күңелле почта бүлеге җитәкчесе ул. Юкка гына Кукмара үзәк почтасы җитәкчеләре дә, Байлангар төбәге халкы да аны мактап, хезмәтенә югары бәя бирмиләрдер. 
