Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп белән саубуллашу

Ядегәр урта мәктәбендә дә соңгы кыңгырау бик күркәм үтте. Мәктәп директоры Салават Каюмов мәктәп тормышы белән таныштырды, укучыларны соңгы кыңгырау көне белән котлады, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшыруларын теләде.

Быел Ядегәр урта мәктәбен сигез укучы тәмамлый. Шушы сигез укучы арасында алтын медальгә кандидат - Хөсәенова Илзия Илшат кызы да бар. Илзия тырыш, бик актив укучы буларак үзен таныткан. Муниципаль җирлек турында, тарих фәне буенча район олимпиадасында җиңүче.
Бәйрәм тантанасына бик күп кенә кунаклар, Ядегәр имам-хатыйбы Якупов Фаиз хәзрәт, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин, Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Наил Кәшипов һәм "Восток" агрофирмасы вәкилләре бар иде. Алар да чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрен җиткерделәр.
Зиннур Исхаков фотосы һәм тексты,

Рәсемдә: Илзия Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X