Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиздән - каникул...

Район Мәдәният йортында узган киңәйтелгән ведомствоара семинар-киңәшмә балаларның җәйге ялын, аларның мәшгульлеген оештыру, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә багышланды.

Җәйне балалардан да ныграк көтүче юктыр ул, мөгаен. Мәктәпкә барасы, дәрес-имтиханнарга әзерләнәсе юк - өч ай буена рәхәтләнеп ял итәсең... Әмма мәктәп, укытучылар күзәтүеннән читләшкән балаларның җәйге ялы тиешенчә, файдалы итеп оештырылырга тиеш - киңәшмәдә чыгыш ясаган һәркем бу турыда искәртеп үтте.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиева сүзләренә караганда, районда балигъ булмаган 12406 бала исәпләнә.
-Әлеге балаларның 6559ы - мәктәп укучылары. Боларга читтән кайткан кунакларны да кушсак, шактый зур сан килеп чыга. Җәйге чорда балаларның барысы да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу безнең бурычыбыз, - диде ул.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе начальнигы Ленар Закиров үзенең чыгышында агымдагы елның дүрт аенда өч балигъ булмаган бала катнашында алты җинаять кылынуын, төрле хокук бозулар өчен 32 үсмернең исәпкә алынуын билгеләп үтте. Кичке сәгать уннан соң җәмәгать урыннарында, урамда булган 46 баланың әти-әнисе ТР административ хокук бозулар Кодексының 3.11 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган.
-Балаларына начар йогынты ясаучы 28 ата-ана исәптә тора. Балигъ булмаганнар эше буенча бүлек инспекторлары куркыныч тормыш халәтендә калган җиде баланы - приютка, алты сабыйны район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегенә урнаштырдылар, - ди ул.
Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тарафыннан быел 12 утырыш уздырылган, аларда гомумкисәтү мәсьәләләре, балигъ булмаганнар белән бәйле эшләр каралган. Социаль куркыныч халәттә булган 55 гаиләдә 118 бала тәрбияләнә. Балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнмәүче дүрт ананың эше район судына җибәрелгән, өчесе аналык хокукыннан мәхрүм ителгән.
Районда беренче июньнән "Яшүсмер - Энә", беренче июльдән "Яшүсмер-Җәй", беренче августтан "Яшүсмер-Гаилә" операциясе узачак. Тулы булмаган гаиләләрне, авыр тормыш халәтенә юлыккан балаларны, хокук бозучы яшүсмерләрне ачыклау, балигъ булмаганнар арасында алкогольле эчемлек, наркотик, психотроп матдәләр куллануны кисәтү максатында оештырылучы әлеге акцияләргә һәркем үз өлешен кертергә тиеш.
171нче санлы Федераль Закон нигезендә балалар бакчасы, мәктәпләр, медицина оешмалары, спорт объектларында, җәмәгать транспорты тукталышларында, вокзалда алкогольле эчемлекләр сатылырга тиеш түгел. Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сату катгый тыела. Әмма агымдагы елда балигъ булмаган бер балага алкогольле эчемлек саты факты теркәлгән.
Киңәшмәдә лагерьлар ачылган вакытта аларга куела торган таләпләр, бала белән эшләүче һәркемгә медицина тикшеренүе узуның мөһимлеге, ял лагерьларында килеп чыгарга мөмкин булган проблемалар хакында да сүз кузгатылды. Быел 1100 бала мәктәп базаларында оешучы лагерьларда ял итәчәк. "Нараткай"да исә өч смена эшләячәк. 10 июньгә кадәр ремонт эшләре төгәлләнеп, беренче смена балаларны кабул итәрлек булырга тиеш. Җәйге каникуллар чорында спорт мәктәпләрендә укучыларга футбол, хоккей, фигуралы шуу буенча секцияләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге бирелә. Мәдәният йортларында, клубларда төрле чаралар оештыру җәйге чорда да дәвам итәчәк. Наркомания, начар гадәтләргә багышланган акцияләр һәр җирлектә дә үтәр дип уйлыйбыз. Дискотека, кичке уеннар булган көннәрдә дә закон нигезендә җәйге чорда балигъ булмаганнар кичке сәгать унбердән соң җәмәгать урыннарында булырга тиеш түгелләр. Моның өчен шимбә, якшәмбе көннәрендә әти-әниләр, укытучылар, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге, участок уполномоченныйлары катнашында тикшерүләр оештырылачак. Балаларны вакытлыча эш белән тәэмин итүгә килгәндә, быел ундүрт яшьтән унсигез яшькә кадәрге 370 баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла. Ятим, авыр тормыш хәлендәге, мөмкинлекләре чикләнгән, исәптә торучы балалар иң беренче чиратта эш белән тәэмин ителергә тиеш. Балалар килешү нигезендә эшлиләр, аларга матди ярдәм һәм эш хакы түләнә.
Балаларның җәйге ялы файдалы узсын, бәла-казаларга очрамасыннар, исән-имин булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk