Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Чәчкә»гә – 30 яшь

1982 елны Зур Сәрдек урта мәктәбе директоры Закирҗан Сабитовның хәер-фатыйхасы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә Җиһаншинаның тырышлыгы белән бию төркеме оештырыла. Исемен җисеменә туры китереп, әлеге ансамбльгә «Чәчкә» дип исем кушалар.

Мәктәпнең бик күп кыз һәм егетләре әлеге бию төркеменә йөри. Ак ситсыдан төрле киемнәр тегеп, аны буяп, ансамбль төрле милләтләрнең халык биюләрен сәхнәләрдә күрсәтә башлый. Зөмәрә Ниһәт кызы Кукмарага күчү сәбәпле, бу төркемне математика укытучысы Гөлсинә Арсланова үз өстенә алып, ансамбльгә яңа «сулыш өрә». Ул килгәч, яңа милли биюләр, «Казан сөлгесе» хореографик күренеше сәхнәгә куела. Алар бу бию белән 1990 елда К.Тинчурин исемендәге театрда, Төзүчеләр мәдәният сараенда, Татарстан телевидениесендә чыгыш ясап, Казан һәм Татарстан тамашачыларының мәхәббәтен казана. Республика конкурсы дипломанты «Чәчкә» төркеменең «Аулак өй», «Ай, дүдәк-дүдәк» бию күренешләре озын гомерле була. 1996 елда Г.Камал исемендәге театрда чыгыш ясаганнан соң, аңа «Халык» ансамбле исеме бирелә. Шул елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр әлеге төркемне, мәктәптә укыганда шушы ансамбльдә биеп, Алабуга мәдәният училищесын һәм Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография бүлекләрен тәмамлаган Альмира Шәймәрданова җитәкли. Зур Сәрдек авылы биючеләре Мәскәү, Казан, Екатеринбург, Саранск, Нократ Аланы, Чилә-бе Сабантуйларында яңа программа белән милләттәшләребезне сөендерә.
«Чәчкә» халык бию ансамбленең 30 еллыгына багышланган бәйрәм 4 февраль кичендә Зур Сәрдек мәдәният йортында оештырылды. Район Башкарма комитеты җи-тәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиева, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареева биючеләрне юбилейлары белән тәбрикләп, Мактау кәгазьләре һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырдылар. Сәхнәдә бер-бер артлы милли биюләр күрсәтелде. Татар, керәшен, мари, чегән, шәрык, украин, халкыбызның чабата биюләре барлык карап утыручыларны дәртләндерерлек иде. Чәчкәлеләр чын һөнәри осталыкта чыгыш ясады. Бу коллектив мәктәп укучыларыннан гына тора. Аның уңышларында Зур Сәрдек гимназиясе директоры Илсур Кәшаповның да роле зур.
Бию бәйрәменә моннан утыз, егерме, ун ел элек «Чәчкә»дә катнашып йөргәннәр дә сәхнәгә күтәрелеп, тарих йомгагын сүтте. Алар үз остазлары Зөмәрә һәм Гөлсинә ханымнарга чиксез рәхмәтләрен ирештереп, тере чәчәкләр бүләк итте. Концертта «Кукмара кышы» фестиваленең Гран-при ияләре һәм лауреатларының җырлары күңелле тамашага ямь өстәде. Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова зәвыклы итеп алып барды.
«Чәчкә» яши, чәчәк ата, матурлана. Аларга һәрвакытта да иҗади уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk