Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Май бәйрәмнәрен хәвеф-хәтәрләрсез уздырыйк

Язның соңгы аена аяк атларга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән - 1 Май һәм Бөек Җиңү көне - 9 Май бәйрәмнәре. Бәйрәмнәр уңаеннан районда төрле массакүләм чаралар узу көтелә. 9 майда, Җиңү парадыннан соң, әлбәттә, бәйрәм концерты, салют булачак. Бәйрәм чаралары үткәргән вакытта халыкның иминлеген тәэмин итү мөһим мәсьәләләрнең...

Язның соңгы аена аяк атларга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән - 1 Май һәм Бөек Җиңү көне - 9 Май бәйрәмнәре. Бәйрәмнәр уңаеннан районда төрле массакүләм чаралар узу көтелә. 9 майда, Җиңү парадыннан соң, әлбәттә, бәйрәм концерты, салют булачак.

Бәйрәм чаралары үткәргән вакытта халыкның иминлеген тәэмин итү мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы Рамил Нургалиевның сүзләренә караганда, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан май бәйрәмнәренә хәзерлек 22 апрельдә үк башланып киткән.

-Элегрәк хөкем ителүчеләр, социаль яктан куркыныч тудыручы психик авырулар, утлы корал ияләре, Төньяк Кавказ төбәгеннән килүчеләр, чит ил гражданнары - барысы да тулысынча тикшерелә, барлап чыгыла. Шулай ук сәяси партия лидерлары, дин әһелләре белән очрашып сөйләшүләр булды. Бәйрәм чаралары узучы объектларның һәрберсе, махсус техника белән тәэмин ителеп, полиция хезмәткәрләренең контролендә булачак. Бәйрәмгә килүчеләргә транспортларын махсус тукталышларда калдыру һәм барлап тору сорала. Чөнки халык күпләп җыелган урыннар караклар өчен дә менә дигән җим. Шуның өчен һәркем үз милкенә (акча, сумка, кәрәзле телефоннар) карата игътибарлы һәм сак булсын иде.

Иң куркыныч һәм алдан фаразлап булмый торган күренешләрнең берсе - террорчылык. Юлда, транспортта шикле сумка, чемодан, пакет, тартмаларга тап булучыларга, автомобильләр янында чуалучы таныш түгел кешеләрне күрүчеләргә кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә һәм ул урыннан читкә китәргә кирәк. Махсус хезмәт вәкилләре килеп җиткәнче шикле әйберләргә кагылырга, тотып карарга, икенче урынга күчерергә, кәрәзле телефоннардан файдаланырга ярамый, - ди ул. - Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрләрсез, тыныч уздырырга язсын.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, бәлага юлыкканда шалтырату өчен тәүлек буе эшләүче хезмәтләрнең телефон номерлары:

-Бердәм коткару хезмәте (МЧС), янгыннан саклау - 01

-Полиция (дежур часть) - 2-70-80, 02

-Криминаль мәгълүматлар өчен аноним бюро - 052

-Ашыгыч ярдәм күрсәтү - 03

-ТР буенча РФ Федераль иминлек хезмәте - 231-45-55

-Ашыгыч хезмәтләр (кәрәзле телефоннардан) - 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәмнәрне имин уздырыйк

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X