Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетлеләр

Күрәсең, язмышка язылып куелган булгандыр. Унбиш яшендә туган авылыннан Комсомольск-на-Амуре шәһәрендәге фабрика-завод мәктәбенә укырга чыгып китеп, уран шахталарында эшләгән, Совет Армиясендә хезмәттә взвод командиры урынбасары булган Мәүлет, кабат туган ягына кайтып, гади колхозчы да, бригадир да, ферма мөдире дә, баш агроном да, авыл советы рәисе дә булып эшли, партия оешмасын...

Актаныш якларында туып-үскән Мәдинә исә Кукмара районы Каенлык авылына килеп укыта башлый, язмыш аны Мәмәширгә балалар укытырга алып килә дә, колхозга кыр эшләрендә булышырга ындырга килгән җиреннән Мәүлет белән очраштыра. Шул мәхәббәт, хәзерге яшьләр ышанып та бетмәс, ике ел буе бөреләнгәннән соң, моннан илле ел элек гаилә кору белән чәчәк ата. Күпме сулар аккан, кичерешләр чагылышы булып чәчләргә көмеш йөгергән. Әмма Мәдинә һәм Мәүлет Гатауллиннарның күңелләре шат, йөзләре балкып тора. Башкарган эшләре затлы исемнәр, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән кабат-кабат бизәлгән. Ата-ана өчен иң зур куаныч: өч бала да үз гаиләләрен корып, эшләрендә абруй казанып яшиләр, башка вакытта да онытмыйлар, хәлне белеп, ярдәм итеп, һәрдаим кайтып торалар.
Күрше-тирә, авылдашлары Гатауллиннарны хөрмәт итә. Мәдинә ханым белем биргән укучылар Татарстанның кайсы гына почмагында яшәми икән?
Алтын туйларын үткәргән парны котларга район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина, район ветераннар советы рәисе М.Мансуров, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Р.Нигъмәтҗановларның зур бүләкләр белән килүләре нур өстенә нур булды.
Озын гомер сезгә, бәхетле пар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk