Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүгенге тыныч тормыш өчен сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәтлебез

Җиңүнең 70 еллыгын да каршы алдык. Бүгенге көндә күгебез аяз, тыныч тормышта яшибез, балалар үстерәбез. Моның өчен без сугыш һәм тыл ветераннарына чын күңелдән рәхмәтлебез. Алар аяусыз көрәштеләр, илебезне сакладылар. Күбесе яу кырында башларын салды, кайберләренең хәтта күмелгән урыннары да билгесез. Мин бәхетле, чөнки бабамның каберен таптым. Бабам Зиннур Хәйруллин...

Җиңүнең 70 еллыгын да каршы алдык. Бүгенге көндә күгебез аяз, тыныч тормышта яшибез, балалар үстерәбез. Моның өчен без сугыш һәм тыл ветераннарына чын күңелдән рәхмәтлебез. Алар аяусыз көрәштеләр, илебезне сакладылар. Күбесе яу кырында башларын салды, кайберләренең хәтта күмелгән урыннары да билгесез. Мин бәхетле, чөнки бабамның каберен таптым.

Бабам Зиннур Хәйруллин 1905 елны Кукмара районы Олыяз авылында дөньяга килгән. НКВДда эшләп, Бөек Ватан сугышы башлангач, беренче көннәреннән үк ил азатлыгы өчен көрәшкә алынган. Ә 1942 елның гыйнварында аның үлеме турында хәбәр килеп ирешкән. Әмма аның күмелгән урыны хакында мәгълүмат юк иде. Бабамның һәлак булган, җирләнгән урынын белмәү миңа күп еллар тынгылык бирмәде. Кайда аның кабере, бармы ул, юкмы?! Берничә тапкыр Саклану министрлыгы архивына сораулар җибәрдем. Шулай эзләнә торгач, үткән ел "Мемориал" сайтында бабамның кабере турында мәгълүмат таптым. Ул 1941 елны Ленинград өлкәсенең Волхов шәһәрендә госпитальдә сугышта алган яралардан вафат булган.

Без 9 Майга гаиләбез белән Волхов шәһәренә бардык. Туган нигезеннән туфрак алып барып, каберенә салдык. 1941 елда Ленинград фронтында бик каты бәрелешләр була. Зиннур бабам Валимский рубеж дигән җирдә сугышкан һәм яраланган. Бу вакытта аңа бары 36 яшь була. Дүрт баласы әти назыннан мәхрүм кала. Шулай итеп, туган якларыннан читтә башын сала. Туганнар каберлегендә төрле милләттән барлыгы 4500 солдат җирләнгән. 9 Май - Җиңү бәйрәме көнне без бабайның рәсеме белән горур атлап, үлемсез полк колоннасында Волхов шәһәре буйлап бардык. Бу вакыттагы кичерешләребезне аңлатып бирерлек түгел, күзләрдән яшьләр акты.

Сугыш бик куркыныч, ул - үлем, чир, ачлык... дигән сүз. Мин бу турыда ишетеп кенә түгел, үзем дә яхшы беләм. 12 ел Төньяк Кавказда Чечня җирләрендә хезмәт иттем. Шунда күпме яшь егет-кызларны югалттык. Кайберләре өйләренә инвалид коляскаларында кайтып китте. Хәзер Украинада барган вакыйгалар да бик куркыныч, әйтерсең, фашист чумасы баш күтәрә.

Шуны әйтергә телим: бабаларыбызның батырлыгы онытылырга тиеш түгел, яшь буын тыныч тормышның кадерен белсен иде. Туганнарыгызның, якыннарыгызның каберләрен эзләгез, алар алдында соңгы бурычыгызны үтәгез.

Венера ХӘЙРУЛЛИНА, Ростов-Дон шәһәре

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев