Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер көндә – өч һәлакәт...

Сентябрьнең 14 көнендә Татарстандагы юлларда кешегә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 191 һәлакәт очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 25 кешенең гомере өзелгән, 225 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына таянып, "Татар-информ" хәбәр итә. Кешеләр үлеме белән тәмамланган һәлакәтләрнең берсе кичә 6:55тә Кәминкә - Дөбьяз - Әтнә...

Сентябрьнең 14 көнендә Татарстандагы юлларда кешегә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 191 һәлакәт очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 25 кешенең гомере өзелгән, 225 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына таянып, "Татар-информ" хәбәр итә.


Кешеләр үлеме белән тәмамланган һәлакәтләрнең берсе кичә 6:55тә Кәминкә - Дөбьяз - Әтнә юлының 48нче чакрымында була. "Лада Приора" автомобиле белән идарә иткән 1992 елгы егет, фаразлар буенча, үргә менгәндә, каршы як юлга чыга һәм 1981 елгы егет идарәсендәге икенче бер "Лада Приора" белән бәрелешә. Шуның аркасында, беренче машинадагы 1992 елгы пассажир егет һәм 1996 елгы пассажир кыз һәлакәт урынында ук җан бирә. Йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук беренче автомобильнең 1992 һәм 1995 елгы пассажирлары җәрәхәтләнә.

Кичә 12:30да Мәскәү - Уфа юлының Тукай районы турысындагы 1071нче чакрымында булган һәлакәт тә фаҗига белән төгәлләнә. "ЗАЗ Шанс" автомобиле рулендагы 1955 елгы ир-ат башта юл кырыенда торган "Лада Приора" автомобиленә, аннан соң ут баганасына килеп бәрелә. "Лада" йөртүчесе җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була. "ЗАЗ Шанс" автомобиле йөртүчесе, андагы 1949 елгы пассажир хатын-кыз һәм 2011 елгы ир бала тән казаларына дучар була.

Шулай ук кичә 19:40та Базарлы Матак - Болгар юлының Спас районы турысындагы 48нче чакрымында "ГАЗ-3102 "Волга" автомобиленең 1954 елгы йөртүчесе юл кырыена чыгып, юл билгесе баганасына, аннан автобус павильоны платформасына барып бәрелә һәм түбән төшеп каплана. Җәрәхәтләрдән, йөртүче һәлакәт урынында ук җан тәслим кыла. Аның куркынычсызлык каешын эләктермәгән булуы билгеле, дип яза әлеге мәгълүмат агентлыгы.

http://intertat.ru

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk