Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батты бу (әз-мәз мәзәк)

Сабирның махмырдан башы чатнап авырта. Кибеттән аракы алырга акчасы юк. Күршеләрендә әче бал (үзләре ясаган исерткеч эчемлек) барлыгы исенә төшә дә, шуларга юл ала. Өстәл тирәли бала-чага табада кыздырылган бәрәңге ашап утыралар. -Күршекәем, башымны төзәтергә әче балың калмадымы? - Әнә, бидон төбендә сыек апарасы калды. Сабир апараны эчә дә, балалар...

Сабирның махмырдан башы чатнап авырта. Кибеттән аракы алырга акчасы юк. Күршеләрендә әче бал (үзләре ясаган исерткеч эчемлек) барлыгы исенә төшә дә, шуларга юл ала.
Өстәл тирәли бала-чага табада кыздырылган бәрәңге ашап утыралар.
-Күршекәем, башымны төзәтергә әче балың калмадымы?
- Әнә, бидон төбендә сыек апарасы калды.
Сабир апараны эчә дә, балалар ашыйсы бәрәңгене кызу-кызу капкалый икән. Апара бетә, бәрәңгедән дә җилләр исә.
Сабир кикереп куя һәм батты бу, дип әйтеп куя.
Балалар атасы:
-Батар, алты бала ашыйсы бәрәңгене ашап бетергәч, ничек инде ул батмасын ,- дип җавап бирә.
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев