Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара психологы педофилиядән сакланырга өйрәтә

21 гасырның яман чирләреннән берсе булган педофилия турында күп ишетергә һәм укырга туры килә. Баланың педофиллар белән юлы кисешмәсен, аңа иярмәсен өчен нишләргә? Бу турыда без "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлирә Гыйләҗевага мөрәҗәгать иттек. -Гөлирә ханым, педофил кем ул? - Педофил - ул баланы җенси...

21 гасырның яман чирләреннән берсе булган педофилия турында күп ишетергә һәм укырга туры килә. Баланың педофиллар белән юлы кисешмәсен, аңа иярмәсен өчен нишләргә? Бу турыда без "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлирә Гыйләҗевага мөрәҗәгать иттек.

-Гөлирә ханым, педофил кем ул?

- Педофил - ул баланы җенси мөнәсәбәтләргә тартучы кеше. Гадәттә, ул ир-атлар арасында була. Балага порнографик эчтәлекле фильм, газета-журнал күрсәтү, шул темага сөйләшү алып бару да - җенси көчләүгә керә.

- Интернет челтәрендә педофилларга юлыгып буламы?

-Әлбәттә, бу педофил белән бәйләнешүнең иң гади юлыдыр. Кайчак әти-әниләр баланың интернет артында нишләп утыруы, кемнәр белән язышуы, нинди уеннар уйнавы белән кызыксынмый. Аннан нигә балам тәртипсез, ярсучан дип аптырыйлар. Баланың кем белән нинди темага язышуын даими күзәтеп барырга кирәк. Чөнки кыз-улыгыз язышкан башка бер бала фотосурәте артында педофил яшеренергә мөмкин! Әгәр бала компьютер аркылы танышкан кеше белән халык аз йөри торган урынга очрашуга җыенса - шикләнергә урын бар дигән сүз. Аннан, компьютерга балагыз өчен тыелган сайтларны "каплый" торган махсус программалар урнаштырып куегыз. Интернет челтәрендә өй яки мәктәп адресын, телефоннарын, әти-әниләрнең эш урынын күрсәтергә ярамавын әйтегез. Шулай ук бала интернетка үзенең нинди фоторәсемнәрен куя - аларын да күзәтеп барыгыз. Педофиллар үз корбаннарын алар аша да сайлый.

-Педофилның куркыныч зат булуын балага ничек аңлатырга?

-Балага кечкенәдән үк чит кешеләр белән сөйләшмәүне, үз-үзен яклау чараларын өйрәтегез. Инде булдыра алмасагыз - көрәш, самбо, каратэ түгәрәкләренә йөртегез. Әмма баланы артык куркытып та куймагыз, ул экстремаль ситуацияләрдән тиз арада чыга белергә тиеш. Шулай ук, бала артык затлы яки ачык киемнәр, ювелир бизәнү әйберләре киеп, начар ниятле кешеләрне үзенә тартып тормаска тиеш. Юлда ялгыз кайтканда таныш булмаган машиналарга утырмаска өйрәтегез. Бу бигрәк тә башка авылдагы мәктәпкә укырга йөрүчеләргә кагыла: алар ничек булса да өйгә тизрәк генә кайтып җитү ягын карый бит.

-Баланың эчке күңеленә ачкыч табу юллары нинди?

-Бала өчен булмаган вакытны бар итәргә кирәк. Югыйсә, ул игътибарны читтән эзли башлый. Баланың үз-үзен тотышына карагыз: әгәр педофил аңа берәр хәл кылган булса, ул үз эченә бикләнә, елап, кәефсезләнеп йөри башлый. Чөнки педофил шартлар куярга мөмкин: "Әгәр әти-әниеңә сөйләсәң, мин аларны үтерәм", яки "Сеңлеңне, энеңне дә шул хәлгә калдырам..." Кәефе төшкән баланы әти-әнисе сөйләттерә алмый икән, бу эшне туганнарыннан эшләтсен. Өйгә кайткач, бала начар сүзләр ишетмәскә, чиста-пөхтә, гаилә җылысы булган мохиткә эләгергә тиеш. Өендә кыйналган, тавыш-гауга, эчүчелек күргән бала үзен ялгыз, беркемгә кирәкмәс итеп хис итә башлый. Читтән игътибар эзләп, педофилның җылы мөнәсәбәтенә, аны аңлавына ияреп китәргә мөмкин. Баланың дуслары, сыйныфташларының әти-әниләре, укытучылары белән дә ышанычлы дуслык булдырыгыз. Аның белән көне буе булган хәлләрне сабырлык белән тыңлагыз, вак кына булып тоелган очракларга да киңәшләр бирүдән тарсынмагыз. Шул вакытта гына бәлагә юлыккан бала - әгәр сезгә ышанычы булса, иң элек өйгә кайтып сөйлиячәк һәм сез аны педофиллардан да, башка хәвеф-хәтәрләрдән дә саклап кала алачаксыз.

фото: http://dixinews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk