Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала авырса, бакча гаеплеме?

Бактың исә, балалар бакчасындагы төркемдә сабыйлар саны күбрәк булган саен, малай-кызлар акрынрак үсә икән. Россия галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Зур төркемгә йөрүче балалар бронхит, астма кебек авырулар белән дә ешрак чирли, дигәннәр. Әгәр бакчадагы төркемдә сабыйлар саны 25тән күбрәк икән, мондый балаларның үсешендә тоткарлану куркынычы арта. Рос­потребнадзор каршындагы фән­ни...

Бактың исә, балалар бакчасындагы төркемдә сабыйлар саны күбрәк булган саен, малай-кызлар акрынрак үсә икән. Россия галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Зур төркемгә йөрүче балалар бронхит, астма кебек авырулар белән дә ешрак чирли, дигәннәр. Әгәр бакчадагы төркемдә сабыйлар саны 25тән күбрәк икән, мондый балаларның үсешендә тоткарлану куркынычы арта.

Рос­потребнадзор каршындагы фән­ни үзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, сабыйларның нерв системасы какшарга, аллергия барлыкка килергә дә мөмкин. Сәбәбе бик гади: зур төркемнәрдә балаларга игътибар җитми, дигән галимнәр.

Белгечләр 500гә якын ба­ланың сәламәтлеген тикшер­гән. Бу эштә мәҗбүри медицина ими­ният­ләштерү федераль фонды тәкъ­дим иткән мәгълүмат та файдаланылган. Ягъни ба­ланың ел дәва­мында табибка ничә тапкыр барганына игътибар иткәннәр. Бел­гечләр ике төрле төркемгә йөрү­челәрне чагыштырган. Бе­рен­че­сендә - 19-25, ә икенчесендә 27-31 бала исәп­лән­гән. Тикшерү нә­тиҗәсендә зур төркемнәрдә "уйнар һәм шө­гыльләнер өчен урын җит­мәү", "рөхсәт ителгән тавыш киеренкелеге күрсәткече артып китү" һәм "һавада авыру тудыра торган бактерияләр күп булу" ачыкланган.

Болар барысы да балаларның үсеше тоткарлануга китерергә мөмкин дә инде. Әлеге куркыныч 1,5-2 тапкыр арта, дигән белгеч­ләр. "Зур төркемнәргә йөрүче балаларның 56 проценты игътибарсыз була", - дигән галимнәр. Кечкенә төркемнәр белән чагыштырганда, бу 1,5 тапкыр күбрәк икән.

Шунысын да искәртеп узарга кирәк: бүген төркемнәрдә балалар саны закон белән расланмаган. СанПиН таләпләре нигезендә, әлеге күрсәткеч бүлмә мәйданына бәйле. Иң кечкенә балалар төр­кемендә һәр сабыйга - кимендә 2,5, мәктәпкәчә яшьтәгеләрдә 2 квад­рат метр мәйдан туры ки­лер­гә тиеш. Чынбарлыкта исә вәз­гыять үзгә. 1990 нчы елларда туучылар саны кимегәч, балалар бак­ча­ларының күбесе ябылып бетте. Хәзер исә сабыйларга урын җит­мәү мәсьәләсе көн кадагында тора. Өч яше тулган балалар мәк­тәпкәчә белем бирү учрежде­ние­сендә урын белән тәэмин ителгән булырга тиеш, дигән таләп тә бар. Шуңа күрә, телисеңме-юкмы, төр­кем­нәрне ишәйтергә туры килә. Узган ел Татарстанда барлыгы 73 балалар бакчасы үз ишекләрен ачкан. Республикада яшәүче 10 мең 100 баланы урын белән тәэ­мин ит­кәннәр. Төзелешкә алты мил­лиард сумнан артык акча киткән.

Яңа балалар бакчаларының 20дән артыгы Казанда урнашкан. "Зур шәһәрләрдә төркемдәге балалар санына бәйле кагыйдәләр бозыла да инде, - дигән "Мәга­риф" илкүләм фонд башлыгы Сергей Комков. - Исемлектә 30-35кә ка­дәр бала булырга мөмкин. Тик әлеге мәсьәләдә төпченә баш­ласаң, акланырга сәбәпне бик тиз табалар. Исемлектәге сабыйлар­ның барысы да йөрми бит, арада авыручылар һәм башка сәбәп белән килми калучылар да күп. Шуңа күрә төркемдә балаларның уртача саны 20 тирәсе генә, диләр". Ә менә Европа илләрендә, Россия белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч күпкә кимрәк икән. Мәсәлән, Чехия, Словакия һәм Германиядә балалар бакчасында бер төр­кемдә күп дигәндә 10-15 бала исәпләнә.

Белгеч фикере

Әлфия ӘСЛӘХОВА, табиб:


- Бөтен гаепне балалар бакчаларына гына кайтарып калдырырга ярамый. Элек тә төркемнәр зур булган. Без үзебез үзгәрдек. Бүген әти-әниләр авырып киткән балалары белән өйдә утырырга теләми. Вакытым юк, эштән җибәрмиләр, дип акланырга тырышалар. Күп дигәндә ике-өч көнгә "больничный" алалар да, бетте. Тик балага савыгу өчен бу кадәр генә вакыт аз. Балалар бакчасындагы шәфкать туташы медицина белешмәсе сорагач, безгә килеп, бала сау-сәламәт дигән кәгазь язып бирегез әле, дип үтенүчеләр дә шактый. Бу бит безгә түгел, ә әти-әниләрнең үзләренә кирәк. Әби-бабайлар да остарып бетте. Оныкларын тәрбияләргә ашкынып тормыйлар. Ахыр чиктә, белем бирү системасы, балалар бакчасы һәм тәрбияче гаепле.

Ватаным Татарстан
№ --- | 07.01.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X