Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылыбыз горурлыгы

Сугыштан соңгы еллар. Исән калган фронтовиклар туган якларына кайталар, һәлак булып калганнар да исәпсез күп. Безнең Чишмәбаш авылыннан гына 200дән артык ир-егет фронтка китте, аларның 104е кире әйләнеп кайтмады. Кайтканнарының да сафлары сирәгәеп бара. Авылыбызда Вахит абый Шәмсетдинов - иң олы кешеләрнең берсе булган сугыш һәм хезмәт ветераны, хөрмәткә лаек...

Сугыштан соңгы еллар. Исән калган фронтовиклар туган якларына кайталар, һәлак булып калганнар да исәпсез күп. Безнең Чишмәбаш авылыннан гына 200дән артык ир-егет фронтка китте, аларның 104е кире әйләнеп кайтмады. Кайтканнарының да сафлары сирәгәеп бара. Авылыбызда Вахит абый Шәмсетдинов - иң олы кешеләрнең берсе булган сугыш һәм хезмәт ветераны, хөрмәткә лаек кеше.

Бу елларда авыл хуҗалыгында эшләргә механизаторлар юк, колхоз машинасы шоферы белән сугышка озатыла. Янил МТСында эшләүче ирләр дә сугышка китә, аларны хатын-кызлар, яшүсмерләр алыштыра. Колхозга техника Янил МТСыннан килгәнгә күрә фронтовиклар трактор, комбайннарга утыралар. Алар арасында сугыштан кайткан Вахит абый да була. Ул шушы эшен гомер буе намус белән башкара. Республикада тырыш хезмәтләре белән дан казанган механизаторлар исемлегендә Вахит абый Шәмсетдинов та бар. Күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аның турында район һәм республика газеталарында да язалар. Бәйрәмнәргә чакыралар, зур бүләкләр тапшыралар.

Вахит абый өенең бер бүлмәсендә музей ясаган. Медальләр һәм күп орденнар стенаны бизәп торалар. Истәлекле газеталар да үз урынын тапкан. Ул бәхетле кеше, язмышы да матур. Укытучыбыз Шакирә апа белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Заһит - Зур Сәрдек гимназиясендә укытучы, Заһидә - балалар бакчасында тәрбияче, Замил - "Бәкер" шифахәнәсендә табиб. Тырыш, намус белән эш башкаручы күркәм балалар әти-әниләреннән үрнәк алып үстеләр. Заһид "Чишмәбашым - гомер юлдашым" дигән тарихи-географик очерк бастырып, авылыбызга гомерлек истәлек эшләде. Бу китабы өчен без авылдашлар аңа рәхмәтлебез. Бу эштә дә Вахит абый зур ярдәмче булгандыр. Вахит абыйны авыл халкы, туганнар, Башкортостанда яшәүче нәселебез кешеләре Җиңүнең 70 еллыгы белән кайнар котлыйбыз. Озак яшә, Вахит абый!

Сания ВӘЛИУЛЛИНА, Башкортыстан, Янаул шәһәре

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk