Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атлап түгел, йөгереп үтте Ат елы

Сезгә ничек тоелгандыр, хөрмәтле газета укучыларыбыз, мин үзем бу елның үтеп киткәнен сизми дә калдым. Кая чаба, ашыга, диген, бу вакыт? Әллә Җир шарыбыз Кояш тирәли тизрәк әйләнә башлаганмы? Әле генә Сочида ХХII кышкы олимпиада уеннарының ачылу тантанасын телевизордан сокланып, горурланып караган идек түгелме соң? Февральнең ике атнасы буе олимпиада...

Сезгә ничек тоелгандыр, хөрмәтле газета укучыларыбыз, мин үзем бу елның үтеп киткәнен сизми дә калдым. Кая чаба, ашыга, диген, бу вакыт? Әллә Җир шарыбыз Кояш тирәли тизрәк әйләнә башлаганмы? Әле генә Сочида ХХII кышкы олимпиада уеннарының ачылу тантанасын телевизордан сокланып, горурланып караган идек түгелме соң? Февральнең ике атнасы буе олимпиада рухы белән яшәп, спортчыларыбыз өчен җан аттык. Булдырды бит безнең ил командасы: 33 медаль яулап (13е - алтын), беренче урынга чыкты! Март аенда шулай ук Сочида мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларның Паралимпия уеннары узды. Россиялеләр бу юлы да җиңүгә ирештеләр! Әйтергә генә ансат: 30 алтын, 28 көмеш, 22 бронза медаль яуладылар. Менә шундый зур уңышлар белән башланып киткән иде 2014 ел. Элек-электән Россия җире булган Кырым ярымутравының май аенда кабаттан безгә кушылуы да тарихи вакыйга булды. Әмма Көнбатыш илләренә һәм Америка Кушма Штатларына илебез чикләренең киңәюе ошамады. Кырымдагы һәм Украинаның көньяк-көнчыгышындагы вакыйгалар уңаеннан Россияне санкцияләр белән "бумакчы" булдылар. Моңа каршы Россия дә чаралар күрә күрүен. Әмма санкцияләр нәтиҗәсез калмады, өстәвенә дөнья базарында нефть бәясенең төшүе "рубль"нең арзанаюына китерде, 16 декабрь евроның курсы 100 сумнан артып китүе белән истә калыр, ахры. Бу көнне "кара сишәмбе" дип тамгаладылар инде. Сәүдә үзәкләрендә бәяләр шунда ук югары сикерде, кыйммәтчелеккә карамастан, халык кибетләргә ябырылды. Хаклар тагын да ныграк артканчы дип, автомобильләр, көнкүреш техникасы, башка әйберләр алырга ашыкты. Мәсәлән,Чаллыдагы танышларым элек 8-9 мең сум торган кер юу машинасын 20 мең сумга сатып алганнар. Азык-төлек бәяләре дә сизелерлек үсте. Хөкүмәт "рубль"не коткару өчен зур тырышлык куя, соңгы көннәрдә аның чит ил валютасына карата курсы ныгыды ныгуын, әмма алда ни буласын беркем төгәл белми. Берәүләр "кибетләрдәге әйберләрне сатып бетерү өчен кузгатылган ыгы-зыгы бу" дисә, икенчеләр "Вәт Яңа ел бәйрәменнән соң күрерсез әле бәяләрне!" дип котны очыра. Мин сәясәтче түгел, яңалыкларны күзәтеп барсам да, анализлар ясарга җыенмыйм, илебез бу кыен хәлләрдән җиңеп чыгар, дип өметләнәм. Украинаның көньяк-көнчыгышында сугыштан зыян күргән халыкка да никадәр гуманитар ярдәм җибәрелде бит, йөзләрчә мең украинлы качаклар да бездә сыену урыны тапты. Европа илләрен тәэмин итәчәк "Көньяк агым" газүткәргечен төзүне, Болгариянең каршы килүе сәбәпле туктаткач та, илебез җитәкчелеге аптырап калмады: Төркия белән килешү төзеп, газүткәргечне шунда таба борды. Болгария хөкүмәте исә, ялгышканын аңлап, кабат сөйләшүләр башламакчы. Франциянең Россия өчен төзелгән "Мистраль" тибындагы вертолетлар йөрткеч "Владивосток" кораблен бирмәвенең дә зыяны юк, акчасын кайтарып алып, илнең иминлеген ныгытуга тотачакбыз, диләр. Илебез җитәкчелегенең Азия илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуы, Кытайның безгә ярдәм итәргә вәгъдә бирүе дә киләчәккә өмет бирә. Ел азагында гына Мәскәүдә евроазия берлегенең саммиты булды, анда Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан җитәкчеләре җыелып, икътисадый һәм иминлекне саклау буенча бердәмлекне ныгыту турында сөйләштеләр.

Әйе, бернигә карамастан, тормыш дәвам итә. 2014 ел илебездә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан бик күп чаралар уздырылды. Республикабызның бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатларны сайлау оешкан төстә үтте. Безнең районнан депутат итеп Вагыйз Минһаҗев сайланды. Районыбызның элеккеге башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да хәзер"Дәү" Советта хезмәт куя. Районыбыз мәнфәгатьләрен якларлар, дип өметләнәбез.

Районыбызда истәлекле, сөенечле вакыйгалар аз булмады быел. Кайсысы - халык сәламәтлеге, балалар турында кайгырту, кайсысы рухи тормышыбыз белән бәйле. Аман-Оштырма авылында яңа мәчет ачылуы - шуларның берсе. Иске Юмья, Үрәсбаш авылларында заманча фельдшер-акушерлык пунктлары куллануга тапшырылды. Зур Кукмара авылын ямьләндереп, иске клуб урынында күпфункцияле үзәкнең мәһабәт бинасы сафка басты. Зур Сәрдек һәм Аш.Буҗи авылларында 50шәр балага, ә Кукмарада 140 нәнигә исәпләнгән балалар бакчалары ачылып, 260 урынлы бакчага беренче нигез ташы салынды. Шундый ук күңелле вакыйга Туембаш авылы тарихына да язылып калыр: анда да нәниләр өчен бакча төзү башланды.

Газета укучыларыбыз ярдәме белән Кукмараның 7 могҗизасы ачыкланды - бу хезмәтнең дә әһәмияте зур. Район үзәк дәваханәсенең 2013 елгы эш йомгаклары буенча республикада беренче урын алуын да әйтергә кирәк.

Дөньяда Эбола бизгәге эпидемиясе курку тудырса, безнең Өлге авылында табылган себер түләмәсе чире шау-шу уятып алды. Шөкер, үзвакытында күрелгән чаралар нәтиҗәсендә бу чирнең таралуына юл куелмады.

2014 елның иң моңсу, сагышлы көннәре - фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәшеп, 18 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташыбыз Сабир Әхтәмовны соңгы юлга озату булды, минемчә. Ул һәм башка ветераннар бүгенге тыныч тормыш өчен ут эченә кергәннәр, инде бу тынычлык бозылмасын иде. Украинадагы хәлләрне телевизордан күреп, ачлык-ялангачлыкны кичкән өлкәннәрнең сүзләрен кабатлыйсы килә: "Барысына түзәрбез, күңелләргә шом салган кризис "өрәге" дә үтеп китәр, тик сугыш кына булмасын!"

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

2014 елда Хезмәт даны" газетасы, 2013 елгы эш нәтиҗәләре буенча "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең вакытлы матбугат чаралары арасында иң яхшы унлык исәбенә кереп, "Ел лидеры-2013" дигән диплом белән бүләкләнде. Баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева республика журналистлары арасында уздырыла торган "Бәллүр каләм" бәйгесенең җиңүчесе булды. Март аенда газетаның унмеңенче саны чыкты.

фото: http://poleradosti.ru/971/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk