Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алсаң “ФИНКА”дан заем, табарсың эшнең җаен

Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, бүгенге көндә 1493 квадрат километр мәйданны биләүче Кукмара районына моннан 700 ел элек нигез салына. Борынгы әби-бабаларыбыз башлыча йон һәм агач эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр, кустарчылык һөнәре дә алга киткән булган. Кукмараның элек-электән республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә тотрыклы эшләүче районнарның берсе булып саналуын да билгеләп үтәргә кирәк....

Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, бүгенге көндә 1493 квадрат километр мәйданны биләүче Кукмара районына моннан 700 ел элек нигез салына. Борынгы әби-бабаларыбыз башлыча йон һәм агач эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр, кустарчылык һөнәре дә алга киткән булган. Кукмараның элек-электән республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә тотрыклы эшләүче районнарның берсе булып саналуын да билгеләп үтәргә кирәк. Райондагы 88,3 мең гектар җирнең 75,3 меңен сөрүлекләр алып тора. Күмәк хуҗалыкларда бөртеклеләрдән бодай, арпа, солы, арыш, борчак һәм азык культуралары үстерелә, шулай ук борай, кара бодай, тары, кукуруз һәм көнбагыш игелә.
Бүгенге көндә районыбызда 151 фермер хуҗалыгы исәпләнә, алар карамагында 8 мең гектарга якын җир бар. 43 гаилә фермасы уңышлы гына эшләп килә, барлыгы 1411 баш мөгезле эре терлек асрала. Узган ел аларда 3485 тонна сөт һәм 145 тонна ит җитештереп сатылган.


Кече эшмәкәрлекне, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүчеләрнең барысы да диярлек банклар хезмәтеннән файдалана. Әмма кайбер банклардан да тиз арада гына акча алам димә. Кайвакытта гади генә белешмә кәгазе булмаса да, кредит бирүдән баш тартырга мөмкиннәр. Бер дә борчылыр урын юк! Илебездә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең эш тәҗрибәсен исәпкә алып, 2008 елдан Россиядә авыл хуҗалыгын кредитлау программасы буенча үз эшчәнлеген башлап җибәргән "ФИНКА" Халыкара микрофинанслау оешмасы сезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

"ФИНКА" Татарстанда гына түгел, Башкортостан, Самара, Оренбург, Ульян, Томск, Кемерово, Новосибирск өлкәләрендә, Ставрополь крае, Кабардино-Балкар һәм Карачай-Черкесск республикаларында, Дагыстанда да уңышлы гына эшләп килә.

"ФИНКА"ның Арчадагы офисы белгечләре 2008 елдан Кукмара районы халкын да компания, анда күрсәтелүче хезмәтләр белән таныштырды, уңайлы авыл хуҗалыгын үстерү кредитлары алуда ярдәм итте. 2012 елда исә Кукмараның үзендә дә компаниянең офисы ачылды.
-Без Кукмара, Мамадыш һәм Вятка Аланы районнары халкына хезмәт күрсәтәбез. Арча һәм Кукмарадагы офисларда 2500 заем бирелде. Әмма бу әле соңгысы түгел! Компания алга таба да үзенең клиентларына уңайлы шартларда хезмәтләр тәкъдим итәчәк. Кукмарада исә дүрт хезмәткәр халыкның матди яктан торышын яхшырту өчен үз көчләрен куя, - ди "ФИНКА"ның Кукмарадагы җитәкчесе Илфат Хөснетдинов. - Безгә мөрәҗәгать итүчеләр ике төрле - шәхси һәм төркемле авыл хуҗалыгы заемнарыннан файдалана алалар. Төркемле заем шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү белән шөгыльләнүче берничә клиентны үз эченә ала. Бу очракта заем 36 айдан да ким булмаган вакытка төркем әгъзаларының җаваплылыгы нигезендә бирелгәнлектән, ул залог белән беркетелми. Әлеге төр заемның уңайлылыгы шунда: минималь сумма 1 меңне тәшкил итә. Әмма сумма зуррак булган саен заем буенча процент ставкасы да кимрәк була.
Шәхси авыл хуҗалыгы төре исә заемны терлек яисә милек ярдәмендә залог белән тәэмин итә алган клиентлар өчен билгеләнелә. Заемның минималь суммасы - 20, ә максималь суммасы - 600 мең. Мондый төр заем 36 айга кадәр бирелә.
"ФИНКА" компаниясенең эшчәнлеге үз бизнесларын төзеп, яңа эш урыннары булдыру максаты белән кызыксынучы затларга финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шуның өчен 2012 елның мартыннан сәүдә, җитештерү, хезмәт күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен башлап җибәрергә теләүчеләргә, өч айдан ким булмаган срокта үз бизнеслары булганнарга заемнар бирелә.
Искәртеп үтәргә кирәк, мондый төр заем Россия резидентларына да, булмаганнарга да бирелә. Төп шарт булып төркемле кредитлау кысалары тора. Төркемнәр катнаш клиентлардан да тора ала: монда гамәлдә бизнесы булганнар да, үз эшен ачарга планлаштыручылар да керә.

-Заемнарны файдалану максаты чикләнмәгән, - дип сүзен дәвам итә Илфат Хөснетдинов. - Аны авыл хуҗалыгы техникасы, чәчү орлыклары, мал-туар асрау өчен кирәк-ярак сатып алуга, шулай ук авыл халкының шәхси эшләре өчен дә файдаланырга мөмкин.
Кенәбашта яшәүче Ханнан Фатыйхов узган елның июнь аенда "ФИНКА"дан заем ала.
-Рәсмиләштерү тиз арада эшләнелә, бик уңайлы, - ди ул. - Заем акчасына сарай һәм мунчаны төзекләндердек. Монысын түләп бетергәч, тагын киләчәкмен.

Манзарас авылыннан Гөлнур Сәмигуллина исә беренче тапкыр "ФИНКА"ның Кукмарадагы офисына 2013 елның маенда мөрәҗәгать иткән булган, октябрьдә кабат килгән. Гөлнур ханым да егетләрнең хезмәтеннән канәгать булуын, авыл хуҗалыгын үстерү өчен уңайлы алым булуын билгеләп үтте.

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X