Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алоэ Вера” мең чирдән дәвалый

LR немец компаниясе турында белмәүчеләр сирәктер. Гүзәллек гөле булган, бик күпләрнең тәрәзә төпләрендә үсеп утыручы, файдалы матдәләргә бай булган, дәвалану һәм профилактика максатында кулланылучы алоэ гөле, төгәлрәк әйткәндә, аның рак күзәнәкләренә үсәргә ирек бирмәүче Алоэ Вера Барбаденсис Миллер дигән төре белән эш итәләр алар. LR тарафыннан эшкәртелгән алоэ яфракларыннан югары...

LR немец компаниясе турында белмәүчеләр сирәктер. Гүзәллек гөле булган, бик күпләрнең тәрәзә төпләрендә үсеп утыручы, файдалы матдәләргә бай булган, дәвалану һәм профилактика максатында кулланылучы алоэ гөле, төгәлрәк әйткәндә, аның рак күзәнәкләренә үсәргә ирек бирмәүче Алоэ Вера Барбаденсис Миллер дигән төре белән эш итәләр алар.

LR тарафыннан эшкәртелгән алоэ яфракларыннан югары сыйфатлы эчемлек-гель ясала. Алоэ Вераны көндәлек рационда файдаланганда организм макро һәм микроэлементлар белән тулыландырыла, ә аның нигезендә тәкъдим ителүче эчемлекләр көндәлек ризыкка өстәмә чыганак булып хезмәт итә. Алоэ Вера Барбаденсис Миллер составында организм югалткан күзәнәкләрне яңадан торгызуда ярдәм итүче Ацеманнан һәм тагын 200дән артык төрдәге файдалы матдә бар.

-"Алоэ Вера" геле энзим, аминокислота, А, С, Е, В, шул исәптән В12 төркеме витаминнарына, калий, кальций, тимер, натрий, магний, хром, цинк, кургаш кебек минералларга да бай. Шул исәптән, ул вегетарианнар өчен дә менә дигән диетик туклану булып тора, - ди компаниянең Кукмарадагы партнеры Альмира Бәширова. -Әлеге гель организмны дезинфекцияли, токсиннарны чыгара, барлык органнарда һәм тукымаларда матдәләр алмашын яхшырта, иммун системасын ныгыта, бактерия һәм вирусларга каршы торучанлыкны арттыра, авыр металл һәм зарарлы матдәләрне нейтральләштерә, акыл һәм физик эшчәнлеген үстерә, канны чистарта, авыртуны баса, нурланыш алган очракта уңай йогынты ясый.

Авыртуны басу һәм ялкынсынуны булдырмау үзлекләренә ия булган алоэны борынгы әби-бабаларыбыз да бик теләп кулланган. Алоэ Вераның эчәклекләр эшчәнлеген яхшыртуда да файдасы зур. Яфракларында гликозидлар, витаминнар, ферментлар, микроэлементлар күп булганлыктан, алоэ согы биттәге бетчәләрне бетерә, аны сафландыра. Даими рәвештә гельне куллану шикәр авыртуы, сару кайнау, ашказаны җәрәхәте вакытында да файда бирә. Бер стакан гель организмны чистартып кына калмый, аны файдалы матдәләр белән дә тукландыра, системаның эшчәнлеген дә стабильләштерә.

Күптән түгел Кукмарада да LR компаниясе продуктлары белән эш итүче сәүдә ноктасы ачылды. Бистәбезнең Ленин урамында урнашкан "Заря" кунакханәсенең икенче каты, 21нче бүлмәгә килеп "Алоэ Вера" геленең үзеңә кирәк булган төрен сайлап була. Гельнең төрләре бик күп - кемгәдер бал белән, ә кемгәдер персик белән ясалганы туры килер. Кан тамырлары, йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен составында кычыткан булганы тәкъдим ителә.

Алоэ Вера Барбаденсис Миллерны косметологлар да үз эшчәнлекләрендә бик теләп файдаланалар. Сусыл сабагы яисә аннан ясалган сок коры бит тиресен дымландыра, йомшарта, сизгер тирене тынычландыра, майлыны чистарта, сулып килә торганны сыгылмалы итә, чәчне куерта, шомарта, ялтырата, коелудан саклый. Компания инде 30 елдан артык үзенең хушбуйлары белән дан казана. LR хушбуйларының исе озак саклана, ул үзенең төрлелеге һәм сыйфат дәрәҗәсе буенча да рейтингның югары баскычларын били. Күренекле йолдызлар Брюс Уиллис, Каролина Куркова, Хайди Клум һәм башкаларның хушбуй, тәнне дымландыручы спрей, душ өчен гель, лосьоннары - LRда боларның барысы да бар. Бәяләре дә кыйммәт түгел.

Хәер, компаниянең Кукмарадагы сәүдә ноктасына барып, сез барысын да үз күзләрегез белән күрә, продукция белән якыннанрак таныша, шактый күләмдә файдалы мәгълүмат, яңалык та алып чыга аласыз.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk