Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Адайлылар бик теләп фитнеска йөри

Сизелеп тора: районыбыз халкы соңгы вакытта спортка игътибарын арттыра бара. Әнә, безнең хезмәттәш кызлар да атнага ике тапкыр кичләрен волейбол уйнап үткәрә, хоккей, футбол белән шөгыльләнүчеләр дә арткан, диләр. Кайбер авылларда 70-75 яшьлек әбиләр скандинавча йөрүгә чыксалар, адайлылар фитнеска өстенлек биргәннәр. Нинди яшьтә булуыңа карамастан, сәламәтлегеңне кайгырту бик яхшы күренеш,...

Сизелеп тора: районыбыз халкы соңгы вакытта спортка игътибарын арттыра бара. Әнә, безнең хезмәттәш кызлар да атнага ике тапкыр кичләрен волейбол уйнап үткәрә, хоккей, футбол белән шөгыльләнүчеләр дә арткан, диләр. Кайбер авылларда 70-75 яшьлек әбиләр скандинавча йөрүгә чыксалар, адайлылар фитнеска өстенлек биргәннәр.

Нинди яшьтә булуыңа карамастан, сәламәтлегеңне кайгырту бик яхшы күренеш, әлбәттә, тик ялкаулыкны гына җиңүе бик авыр. Бигрәк тә эштән кайтканнан соң өйдән ничек җыенып чыгып китмәк кирәк?! Әле авыл халкының йорттагы хезмәте дә физик көч түгеп башкарыла: терлегенә ашарга бирәсе, сыерын савасы, мал торакларын җыештырасы. Шуңа күрә адайлыларның бу шөгыльләре турында ишеткәч, бик кызыксынып, олысын-кечесен фитнеска җыя алган Адай авылы клубы мөдире Фәния апа Хәбибуллинага шалтыраттым.

-Мин "Хезмәт даны" газетасында туембашлыларның клубта кул эшләре белән шөгыльләнүләре турында укыганнан соң, безгә дә шулай кич утырырга кирәк икән дип уйладым. Күрше-тирәләргә әйтеп карадым, озак кына оеша алмадык. Ә туембашлыларның инде скандинавча йөрергә чыгулары турында да белгәч, үз күзләрем белән карап кайтырга булдым. Кич белән Туембаш авылына килеп кергәндә юлымда скандинавча йөрергә чыккан бер төркем очрады. Хәйран калдым, чынлап та йөриләр икән бит! Туембашка килен булып төшкән авылдашыбыз Эльвира Гомәровадан сорашып, фитнес үткәрүләре турында да белештем. Нишләп әле алар эшли алганны без булдырмаска тиеш, ди?! Интернеттан фитнеска өйрәтүче видеоларны эзләп табып, аларны үзем ясап карый-карый өйрәнеп чыктым, - диде ул.

Ярый, күнегүләрне дә таптык ди, тик олы апаларны фитнес белән ничек кызыксындырырга соң? Олысы-кечесе белән ягымлы сөйләшүче, тыйнак Фәния апага анысы да артык авырлык тудырмагандыр. Фикер-уйларының бай, кызыклы булуы аның һәрбер оештырган чарасында күренә, шуңа күрә авыл халкы да һәрвакыт клубка бик теләп йөри.

-Беренче көннәрне биш-алты кеше килде, хәзер унбиш-уналтыга җыелабыз. Ноутбуктан видеоязманы куеп, 45 минут дәвамында шөгыльләнәбез. Әле аннан соң да кайтып китәселәре килми. 80 еллар музыкасына биеп тә алабыз, - диде клуб мөдире. - Бик яратып йөриләр, хәтта көн саен җыелырга да риза алар. Инде аптырагач, минем дүшәмбе ял көнем, сез дә хәл алыгыз, дидем. Бераз йөргәч ташларлар, тиздән чеби-биби алыр вакыт җитә, эшләр күбәя, көн дә озыная, клубка чыгып йөриселәре килмәс, дигән идем. Киресенчә, җәй көннәрендә күнегүләрне табигатькә чыгып, саф һавада дәвам итәргә кирәк дигән тәкъдимнәр булды.

Фитнес белән шөгыльләнүчеләр арасында мәктәп укучыларыннан алып, мөхтәрәм яшьтәге апаларга хәтле бар. Иң өлкәне Гөлфәния апа Хәбибуллинага 75 яшь икән. Ә менә фитнеска йөрүче Маулиза апага Шәфиковага 63 яшь.

-Аяклар сызлый, тезләр бөгелми иде. Хәзер әйтергә дә куркам, күз тимәсен. Күпме йокысызлыктан интектем, Аллага шөкер, тирләп-пешеп күнегүләр ясап кайтам да, рәхәтләнеп йоклыйм. Телевизор каршында оеп утырганчы, менә дигән бит: тән языла, күңелләр күтәрелеп, кәефләр яхшырып китә, - ди Маулиза апа. - Булдыра Фәния, нәрсәләр генә оештырмый, бәйрәмнәрне дә бик күңелле итеп уздыра.

Ир-атлар тормыш иптәшләренең көн саен диярлек кич белән клубка чыгып китүләренә каршы түгелме икән дип тә сорашкан идем. "Барсыннар, күңел ачып, ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайтсыннар. Ул анда үзе генә түгел бит, шактый кеше йөри", - диде бер танышым.

-Мин мәктәптә укыганда да спорт белән кызыксына идем, аэробикага да йөрдем. Әле беркөнне элеккеләрне искә төшереп, шпагатка утырып карадым, бераз тырышсам, анысын да кабатларга була икән, - ди Гүзәл Хантимерова. - Авыл җирендә тагын ничек ял итәсең?! Ә клубка чыгып һава алыштырып керәбез, башкалар белән аралашабыз, гомумән, тормышыбызны төрлеләндереп җибәрәбез. Фитнестан соң бөтен гәүдәгә җиңел булып китә. Өйгә кош тоткандан очып кайтып керәбез.

Алар киләчәктә гантельләр сатып алып, шуның белән дә күнегүләр ясарга уйлыйлар. Инде бәяләрен дә белешеп куйганнар. Әле тагы да зуррак планнары бар: спектакль өйрәнәселәре килә икән. Алла боерса, анысын да күрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев