Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

28 хуҗалыклы Тәмәйдә "Кече авыл бәйрәме" узды

Гүзәл табигатьле Тәмәй авылын җырларга кушып җырларлык. Хуҗалык саны 28 генә булса да, зур тарихка ия ул.. Тарихка карасак, Тәмәй берничә тапкыр исемен алыштырган, диләр. Иң элек ул Ишбулат булып, унтугызынчы гасырның 90нчы елларында Ерболдино булып йөргән. Әле күмәкләштерү елларында биредә "Кустарь" дигән хуҗалык оешкан, 70-80 йорт исәпләнгән. Халык игенчелек,...

Гүзәл табигатьле Тәмәй авылын җырларга кушып җырларлык. Хуҗалык саны 28 генә булса да, зур тарихка ия ул..

Тарихка карасак, Тәмәй берничә тапкыр исемен алыштырган, диләр. Иң элек ул Ишбулат булып, унтугызынчы гасырның 90нчы елларында Ерболдино булып йөргән. Әле күмәкләштерү елларында биредә "Кустарь" дигән хуҗалык оешкан, 70-80 йорт исәпләнгән. Халык игенчелек, терлекчелектән тыш, һөнәрчелек белән дә шөгыльләнгән: үзләре кайнаткан сумала, дегет һәм яндырылган агач күмере белән сату иткәннәр. Сугыш елларында да бу колхоз алдынгылар рәтендә йөргән. 1950-60нчы елларда Фәйзрахман Әхәтов, Галимулла Гарифуллин җитәкчелек иткән чорларда да Тәмәй алдынгылыкны бирмәгән.

1960нчы елларда, "Татарстан" колхозына кушылгач, Тәмәй "киләчәге булмаган" авыллар рәтенә керде һәм аның күп кешесе күченеп китә башлады. Аның каравы, биредә тормыш беркайчан туктамады: 23 ел элек урамнарга асфальт җәелде, өйләргә газ керде. Моннан өч ел элек яңа мәчет сафка басты.

Ә күптән түгел бөтен тирә-якны гөрләтеп Тәмәйдә "Кече авыл бәйрәме" узды. Авылдашлар, якташлар саф һавада очрашып, рәхәтләнеп күңел ачтылар: кайнар коймак белән чәйләр эчү, шахмат уеннары, концерт, бәйгеләр, милли уеннар оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Раниф Хәсәнҗанов тәмәйлеләргә ихлас теләкләрен җиткерде. Авыл мулласы Нургали Хисамов изге догаларын ирештерде. Гомер буе үрнәк яшәгән парлар - Дания белән Фәйзелгаян Фәттәховларның бер-берсенә йогырт ашатулары, Фәйзелгаян абыйның күңелләрне тибрәтеп тальян сузуы аеруча истә калды.

Гомумән, мондый бәйрәмнәргә кечкенә авыллар халкы бик сусаган һәм мохтаҗ икәнен аңладык. Үз клубы, мәктәбе булмаган авыл халкы үзләренә булган шундый игътибар һәм хөрмәт өчен бик сөенде, изге рәхмәтләрен җиткерде.

Әлеге бәйрәмебезне оештыруда якташларыбыз, бүген Нократ Аланында яшәүче Ризван абый белән Рания апа, Мәмәшир авылы җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәттеләр. Бу бәйрәмнән Тәмәй халкы ел буена җитәрлек кичерешләр туплап таралышты. Киләчәктә дә кечке авылмы, зур авылмы - ярдәмләшеп, бердәмлектә, тынычлыкта, муллыкта яшәсәк иде. Чөнки бүген без бер-беребезгә бик кирәк!

Сурия Галимуллина, Мәмәшир мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk