Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юлга чыкканчы балаң турында уйла

Агымдагы елның ике аенда Татарстанда балалар катнашында 55 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 1 баланың гомере өзелгән, 63е төрле тән җәрәхәтләре алган. Мартның беренче көнендә республикада 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле 19 бәхетсезлек очрагы теркәлеп, 8 һәм 11 яшьлек ике баланың гомере өзелде. Әлеге балаларның үлеменә китергән төп сәбәпләр -...

Казан-Оренбург юлының 146нчы чакрымында Дэу Нексия автомобиле шоферы, руль белән идарә итүен югалтып, юлның каршы як полосасына чыга һәм автобус белән бәрелешә. 8 яшьлек пассажир фаҗига урынында ук һәлак була, 8 һәм 9 яшьлек ике бала җәрәхәтләр ала. Шушы ук көнне Азнакай-Актүбә юлында да ВАЗ-2109 автомобиле каршы як полосадан хәрәкәт иткән Киа машинасына бәрелә. 9 яшьлек баланың гомере ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында өзелә. Әлеге автомобильләр махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган була.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган мәгълүматларга караганда, автомобиль салонына махсус балалар утыргычы урнаштыру юл фаҗигаләре вакытында балаларның үлемен - 54, авыр травмалар алуны 92 процентка киметә. Канадада хәтта бала тудыру йортыннан чыкканда да махсус бишеге булмаганнарга сабыйларын әти-әниләрнең кулларына бирмиләр. Финляндиядә исә арендага транспорт алып торсаң, балага махсус утыргыч сайлау өчен аның турында тулы мәгълүмат сорыйлар. Махсус утыргычларны, хәтта яңа туганнар өчен бишекне дә кибетләрдән сатып алырга була. Газиз балаңның гомере акча белән тиңләшергә тиеш түгел.
РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрге балаларның барысы да махсус утыргыч булган автомобильләрдә генә хәрәкәт итәргә тиеш. Әлеге кагыйдәне үтәмәүчеләр РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсе, 1 бүлеге буенча 500 сум штрафка тартылалар. Балалар белән юлга чыкканчы иң элек һәркем аларның иминлеге турында уйласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk