Татарстанда юл кырыена төшеп киткән йөк машинасының йөртүчесе һәлак булган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Татарстанда юл кырыена төшеп киткән йөк машинасының йөртүчесе һәлак булган

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

Бүген иртән Казан–Оренбург трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Республика Дәүләт автоинспекциясендә шул турыда сөйләделәр, дип яза «Татар-информ» МА.

Якынча билгеле булганча, DAF йөк машинасы йөртүчесе, куркыныч тудырмый торган тизлекне сайламаганлыктан,  күп тонналы автомобильне юлда тота алмый һәм кырыйга төшеп киткән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә алынган җәрәхәтләрдән фура йөртүчесе шунда ук үлгән. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана», – дип аңлаттылар Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә.

фото: ЮХИДИ
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев