Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Шоферлар колагына

РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керергә дә берничә генә көн калып бара. 1 июльдән автомобиль тукталышы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммалары кискен арта. Җәяүлеләр юлында яки аннан биш метрдан да якынрак туктаган, машина куйган өчен (әгәр юл билгесе белән рөхсәт ителмәсә), маршрут транспорт чаралары тукталышында яки аннан унбиш метрдан...

РФ Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр керергә дә берничә генә көн калып бара. 1 июльдән автомобиль тукталышы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммалары кискен арта. Җәяүлеләр юлында яки аннан биш метрдан да якынрак туктаган, машина куйган өчен (әгәр юл билгесе белән рөхсәт ителмәсә), маршрут транспорт чаралары тукталышында яки аннан унбиш метрдан да якынрак туктаганнарга бер мең сум штраф каралган. Әлегә кисәтү яисә 300 сум штраф иде. Трамвай юлларында туктаган яисә машина куйганнарга 100 сум штраф урынына 1,5 мең сум, тукталыш һәм машина куюны тыючы билгеләргә игътибар бирмәүчеләргә, маршрут транспорт чаралары юлыннан хәрәкәт иткән яисә тукталыш ясаганнарга 300 сум урынына 1,5 мең сум түләргә кирәк булачак. Башка автомобильләргә хәрәкәт итү өчен комачаулык тудырган һәм тоннельдә туктаган шоферларга исә 2 мең сум штраф билгеләнәчәк. Өстәвенә, кагыйдә бозган шофер машинасыннан да вакытлыча колак кагып, аның автомобилен махсус тукталышка урнаштырырга мөмкиннәр. Тоткарланган транспорт чарасын саклаган өчен түләү аның махсус урында торган һәр тулы сәгате өчен алына. Торак зоналарда, йорт ишегалларында хәрәкәт итү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә штраф 500 сум урынына 1,5 мең сум булачак.
Руль артына утыручылар әлеге үзгәрешләрне колакларына киртләп куйсыннар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен тиешле кагыйдәләрне үтәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk