Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада январьның ун көнендә 13 авария булган

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2014 елның 1 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр Кукмарада 13 юл фаҗигасе булган. -8 гыйнварда алты бәхетсезлек очрагы теркәлде, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Бу көнне иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә поселокның "Ленин урамындагы "Фиалка" кибете каршында җиденче һәм тугызынчы модель...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2014 елның 1 гыйнварыннан бүгенге көнгә кадәр Кукмарада 13 юл фаҗигасе булган.

-8 гыйнварда алты бәхетсезлек очрагы теркәлде, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Бу көнне иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә поселокның "Ленин урамындагы "Фиалка" кибете каршында җиденче һәм тугызынчы модель ВАЗ автомобильләре бәрелешә. Көндезге өчләрдә Зур Кукмара авылы мәктәбе янында булган һәлакәттә ВАЗ-21093 белән "Шевроле Спарк", Кукмара чигендә Калина белән Газель, Кукмара-Казан юлында КАмаАз белән Ока катнашында фаҗигаләр була. Шулай ук 8 гыйнварда юл читенә төшеп каплану белән бәйле дә ике һәлакәт теркәлде. Аварияләрдә төп сәбәп булып һава шартларын исәпкә алмау, игътибарсызлык һәм тиешле тизлекне, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү тора.

Һава торышы бу көннәрдә аеруча үзгәреп тора - шул арада кар ява, аның артыннан яңгыр тамчылары төшкәли. Җәяүлеләр дә, автомобиль руле артына утыручылар да юлларда сак һәм игътибарлы булсыннар иде.

фото: http://med.0-50.ru/news/incident/2011-12-28/id_20512.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk