Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада “Җәяүле кичүе” дигән декада узачак

13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр районда "Җәяүле кичүе" дигән кисәтү чаралары узачак. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә дә, руль артында утырганнарга карата да игътибарны көчәйтәчәк. Җәяүле кичүләрендә тиешле кагыйдәләрне бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк.

Быелның 10 аенда ресубликада 1215 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. Аларда 88 кешенең гомере өзелгән, 1151е төрле тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИдән алынган статистикага күз салсак, районда җәяүлеләр катнашында килеп чыккан биш һәлакәттә биш кеше зыян күргән. Фаҗигаләрнең күбесе тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Һәркем юл йөрү кагыйдәләрен үтәсә, җәяүлеләр киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар да куйсалар, бәхетсезлек очраклары бераз кимер иде. Юлларда сак һәм игътибарлы булыйк, якыннарыбызны хәсрәт утына салмыйк.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X