Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада “Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы теркәлде

Дәүләт автоинспекторлары икенче тапкыр исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән шоферны тоткарланды

Бүген, 13 гыйнварда 6.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Нур Баян урамында транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү үткәрелде.

“Тоннель” операциясе барышында 9 административ материал төзелде. Шуларның 1се –дәүләт теркәү билгесе укылмый торган, 1се - теркәү документларыннан башка транспорт чарасы белән идарә итү, 2се – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, 1се штрафны вакытында түләмәү. Бер беркетмә тиеш булмаган урында юл аркылы чыгучы җәяүлегә төзелде. Бер машина йөртүчегә ОСАГО полисыннан башка гына транспорт чарасы белән идарә иткән өчен штраф салынды, ә икенчесе иминият полисына кертелмәгән булган. Шулай ук икенче тапкыр исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән шофер тоткарланды.

Бер транспорт чарасы махсус стоянкага урнаштырылды.

фото: район ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk