Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында 8 закон бозучы җаваплылыкка тартылган

Тикшерү барышында исерек шофер тоткарланган.

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында 8 тәртип бозучы җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«7 октябрь көнне Кукмара шәһәренең Магистраль урамында “Тоннель” операциясе узды. Барлыгы 8 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Тәртип бозулар арасында – укылмый торган дәүләт теркәү номерлы транспорт чарасы белән идарә итү (3), иминлек каешларын кулланмау (1), төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итү (2), юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәмәү (1), исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү (1).

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә чакыра.

фото: район ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X