Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган

Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы теркәлгән.

Кукмарада 4 апрельдә 17.00 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр Ворошилов урамындагы 42нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» операциясе үткәрелде. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итүнең - сигез, иминлек каешы куймау, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы, баланы махсус балалар утыргычы булмаган килеш машинада йөртүнең берәр очрагы теркәлгән.
Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның машинасы штрафлар стоянкасына урнаштырылган.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны тиешле кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

фото: архив/ kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев