Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Куркынычсыз кичү юлы» дигән акция үтте

Акция җәяүле юлларында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең бүлекчә җитәкчесе Елена Яковлева, Манзарас мәктәбе укучылары белән берлектә, «Куркынычсыз кичү юлы» дигән акция уздырды. Әлеге чара шәһәрнең Ворошилов урамында оештырылды. Ул урамда балалар бакчасы бар, мәктәп тә ерак түгел.

Акциядә катнашучылар шоферларның юлларда сак һәм игътибарлы булуларын, тиешле тизлекне саклауларын, җәяүлеләргә юл бирүләрен сорады.

Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл аша чыкканда үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерде, велосипед һәм самокатларда иминлекне тәэмин итәргә кирәклеген сөйләде.

«Тәүлекнең караңгы вакытында юлдан барганда киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш. Әлеге элементлар руль артына утыручылар җәяүлеләрне ерактан күрә алсыннар өчен кирәк», - диде Елена Яковлева.

фото: район ЮХИДИ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk