Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен дүрт шоферны хөкем иткәннәр

Әлеге шоферлар җәмәгать суды карары белән 30 мең сум штрафка тартыла, бер ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен дүрт шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен дүрт шоферны хөкем иткәннәр

27 августта сәгать 00.06да Дәминов фамилияле ир-ат «Өлге-Нырты совхозы» автоюлының 25нче чакрымында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Опель Астра автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә күрсәтә: шоферның канында 0,765 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. 

31 августта сәгать 21.08дә Баһабиев фамилияле шофер, Мәчкәрә авылының Октябрь урамында алкогольле эчемлек кулланып, Лада автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә күрсәтә: руль артындагы кешенең канында 0,172 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. 

6 сентябрьдә сәгать 8.40та Грудченко фамилияле шофер, Кукмараның Магистральная урамында алкогольле эчемлек кулланып, Мерседес автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер ярдәмендә тикшерү шулай ук уңай нәтиҗә күрсәтә: канында 0,852 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. 

Шушы ук көнне сәгать 23.21дә Мөгыйзова фамилияле хатын-кыз шәһәрнең Ворошилов урамында исерткеч эчемлек кулланган хәлдә Лада автомобилендә хәрәкәт итә. Алкотестер ярдәмендә тикшергәч, шоферның канында 0,560 миллиграмм/литр күләмендә спирт ачыклана. 

Әлеге шоферлар җәмәгать суды карары белән 30 мең сум штрафка тартыла, бер ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев