Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада быел ЮХИДИ штрафларын түләмәгән 18 кеше тоткарланган

Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә булган мәгълүматлар базасында юл йөрү кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучылар турында мәгълүматлар бар. Кагыйдәләр бозуның бер мең һәм аннан да күбрәк очрагы теркәлгән. Әйтик, берәү 2226, ә икенчесесе 1500 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган. Мәгълүматлар базасында әнә шундый ун кеше бар. Алар ЮХИДИ хезмәткәрләренең аерым контролендә торалар. Кагыйдәләр...

Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә булган мәгълүматлар базасында юл йөрү кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучылар турында мәгълүматлар бар. Кагыйдәләр бозуның бер мең һәм аннан да күбрәк очрагы теркәлгән. Әйтик, берәү 2226, ә икенчесесе 1500 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган. Мәгълүматлар базасында әнә шундый ун кеше бар. Алар ЮХИДИ хезмәткәрләренең аерым контролендә торалар. Кагыйдәләр бозучылар арасында шактый зур суммадагы штрафлар түләүчеләр дә бар. Бер шофер 613 мең 700 сум, икенчесе 811 мең 600 сум түләде.

Ә инде штрафларын түләмәүчеләр Россия административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе, 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартыла. Искәртеп узам - штраф законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Штраф түләнү хакындагы мәгълүмат булмаса, 71нче көнне (60 көн түләү һәм 10 көн кире кагу өчен) карарны чыгарган вазыйфаи зат тарафыннан әҗәтле кеше Россия административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе, 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартыла һәм эзләп алу өчен материаллары суд приставларына тапшырыла.

Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсенә кертелгән үзгәрешләрдән билгеле булганча, тиешле көндә штрафларын түләмәүчеләргә әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә, ләкин мең сумнан да ким түгел итеп түләү яисә 15 тәүлеккә административ тоткарлану яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш башкару каралган.

Әйтик, 2013 елның 27 ноябрендә "Киа" автомобилен ЮХИДИ инспекторлары туктата. Руль артындагы яшь егетнең юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен гомуми суммасы 50 меңнән артык булган 30дан артык штрафы түләнмәгән булуы ачыклана. Аңа карата административ хокук бозулар турында беркетмә төзелә. Егетне судка алып киләләр, хөкемдар аңа карата өч тәүлеккә кадәр административ тоткарлану дигән карар чыгара. Суд залыннан ук шофер егет җәзаларны үтәү урынына җибәрелә.

Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен ЮХИДИ штрафларын үзвакытында түләп барырга кирәк. Штрафларны барлык банк бүлекчәләрендә, терминалларда, интернет челтәре аша usluqi.tatarstan.ru сайтында банк кредитлары ярдәмендә дә түләргә мөмкин.

Кукмара районында быел ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөргән 18 кеше тоткарланды, алар Россия административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе, 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Күңелсез хәлләргә юлыгасыгыз килмәсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын үзвакытында түләргә кирәк.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, ЮХИДИ начальнигы

фото: http://110km.ru/lawpdd/99700.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk