Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән шоферны тоткарлаганнар

Әлеге хәл Иске Кенә-Юмья авылы читендәге кырда була.

Кукмара районында җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән шоферны тоткарлаганнар. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

2 май көнне 07.35 сәгатьтә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена Нырья авыл җирлеге башлыгы шалтыратып, Иске Кенә-Юмья авылы янындагы кырда ир-ат мәете табылуы турында хәбәр итә.

Тикшерү барышында 2 майда 01.00 сәгатьләр тирәсендә Иске Кенә-Юмья авылының көньяк читендәге кырда «Хэндэ Солярис» автомобиле йөртүчесенең 59 яшьлек җәяүлене бәрдерүе ачыклана.

Ир-ат алынган җәрәхәтләрдән урында ук вафат була. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача.

«Тикшерү чаралары, шаһитлардан сораштыру, видеоязмаларны карау нәтиҗәсендә, автомобиль, аның йөртүчесе ачыкланды һәм табылды. Ул Кукмара районында яшәүче 2000 елгы егет булып чыкты», - дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ бүлегендә.

Фото: ЮХИДИ бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X