Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында рейд вакытында ике исерек шоферны тоткарлаганнар

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 36 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

Кукмара районында юл-патруль хезмәте инспекторлары рейд вакытында исерек хәлдәге ике шоферны тоткарлаганнар. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

9 сентябрь көнне район территориясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары һәм полициянең башка хезмәтләре белән берлектә исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү фактларын ачыклау буенча рейд үткәрде.

Рейд барышында 300дән артык транспорт чарасы тикшерелде, 36 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

«Тәртип бозучылар арасында исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче ике машина йөртүче тоткарланды. Аларның берсе транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булуы ачыкланды», - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X