Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында “Каршы як полоса” операциясе старт алды

Ул 18 августтан 24 августка кадәр узачак.

Быелның 7 аенда республикада юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 195 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кешенең гомере өзелгән, 317 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.
“18 августтан 24 августка кадәр республикада каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан “Каршы як полоса” дигән профилактик чарасы үткәрелә. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, уза башлаганчы, машина йөртүче үзе китәргә җыенган хәрәкәт полосасының ераклыкны узып китү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ирекле булуына һәм узышу барышында ул хәрәкәткә куркыныч тудырмаячагына, юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламавына инанырга тиеш. Шулай ук “Узу тыелган” юл тамгасы гамәлдә булган зонада, тоташ линия билгеләре булганда, шулай ук күтәрелеш азагында, куркыныч борылышларда һәм күрүчәнлек чикләнгән башка участокларда узып китү тыела”, - ди Фирдүс Фәхретдинов.
ЮХИДИ начальнигы сүзләренә караганда, тиешле таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки ул дүрт айдан алып алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Кагыйдәне бозу кабатланган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk