Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ике җиңел машина бәрелешеп, бер машина йөртүче зыян күрә

Авария Зур Кукмара авылында була.

Кукмара районында ике җиңел машина бәрелешеп, бер машина йөртүче зыян күрә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген 9.50 сәгатьтә Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында була. «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе юл чатындагы автомобильгә юл бирми, нәтиҗәдә «Лада Приора» автомобиле белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Лада Приора» машина йөртүчесе зыян күрә. Ул Кукмара үзәк район дәваханәсенә китерелә.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X