Авария бүген иртән Өлге авылы янында була.
Кукмара районында җиңел машина юл читенә төшеп әйләнгән, машина йөртүчесе - дәваханәдә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария бүген иртәнге 4.46 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара юлының 60 чакрым+300 метрында Өлге авылы янында була.
«Лада Гранта» автомобиленең шоферы идарәне югалта һәм машина юл читенә төшеп әйләнә.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче зыян күрә. Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчене дәваханәгә озаталар.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте, район ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев