Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина юл читенә чыгып очкан

Авария Березняк авылы янында була.

Кукмара районында җиңел машина юл читенә төшеп китә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Кичә, 14 гыйнвар көнне, 13.30 сәгатьтә Кукмара районының Березняк авылы янындагы Өлге-Иске Юмья автоюлының 8нче чакрымында «Рено» шоферы, идарәне югалтып, юл читенә төшеп китә.

Урынга оператив рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм коткаручылар килә. Аңарчы машинаны очраклы юлчылар чыгарырга ярдәм итә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте, Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk