Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ел башыннан 22 юл-транспорт һәлакәте булган

Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 206 очрагы ачыкланды.

Кукмара районында ел башыннан 22 юл-транспорт һәлакәте булды. Бу турыда район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сөйләде.

«Ел башыннан 22 юл-транспорт һәлакәте булды. Фаҗигаләрнең күбесе һава торышы белән бәйле иде. Шулай ук бәла-казаларга китергән төп сәбәпләр – тиешле тизлекне сакламау, шоферларның бер-берсенә юл бирмәве, урам чатларын үткәндә тиешле кагыйдәләрне үтәмәү. Бәхеткә каршы, үлем-җитемнәр һәм авыр тән җәрәхәтләре алучылар булмады. Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 206 очрагы ачыкланып, беркетмәләр төзелде. Биш шофер исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утырганы өчен җәзага тартылды. Аларга штраф түләргә һәм билгеле бер вакытка автомобиль йөртү турында онытырга туры киләчәк», - диде ул.

Искә төшерәбез, 2021 елда район территориясендә 27 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 33 кеше тән җәрәхәтләре алган.

фото: архив/ kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk