Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында чит ил машинасы юл кырыена төшеп каплана

    Авария Кәчимер авылы янында була.

    Кукмара районында чит ил машинасы юл кырыена төшеп каплана. Бу хакта «Хезмәт даны» редакциясенә Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

    Авария кичә кичке дүрт тирәсендә Кукмара районының Кукмара – Нократ Аланы трассасында Кәчимир авылы янында була. 

    «Лифан» автомобиле йөртүчесе икенче машинаны узганда үз маневрының куркынычсызлыгына инанмыйча кирәкле интервалны сакламый һәм аның каршысына хәрәкәт итүче «Хендэ»автомобиле белән бәрелешә.

    «Хендэ» юл читенә төшеп каплана. 

    Әйләнгән машинаның шоферы зыян күрә, ул Кукмара район үзәк дәваханәсенә китерелә.

    Фото: Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге, ПСЧ 117

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: