Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында чит ил машинасы туктап торган автомобильгә бәрелә һәм газ торбасына зыян китерә

Авария иртә белән Түбән Шәмәрдән авылында була.

Кукмара районында чит ил машинасы туктап торган автомобильгә бәрелә һәм газ торбасына зыян китерә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген 3.14 сәгатьтә Түбән Шәмәрдән авылының Совет урамында  була.

Башлангыч версия буенча, «Шевроле» автомобилен йөртүче, идарәне югалтып, газ торбасына һәм  туктап торган «ИЖ 27175» автомобиленә бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә газ чыгуы күзәтелә.

Авариядә «Шевроле» шоферы зыян күрә, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән Кукмара районы үзәк дәваханәсенә китерәләр.

Бу хәлнең килеп чыгу шартлары ачыклана.

Фото: 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев