Авария Нормабаш авылы янында була.
Кукмара районы трассасында җиңел машина юл читенә төшеп киткән. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария 12 июньдә 8.40 сәгатьтә «Кукмара-Шәмәрдән» автомобиль юлының 11 чакрым+ 800 метрында Нормабаш авылы янында була. Җиңел машина белән 37 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Ул идарәне югалта һәм юл читенә төшеп китә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир Кукмара үзәк дәваханәсенә озатыла.
Фото: район ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев