Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында узган рейд вакытында исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче ачыкланган

Кукмарада «Тоннель» операциясе үткәрде.

18 декабрьдә 6.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Магистральный урамында Дәүләт автоинспекторлары, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары арасында түбәндәгеләр бар: дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү (2 очрак), җәяүленең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы (1 очрак), балаларны автомобильгә утыртып йөрү кагыйдәләрен үтәмәү (1 очрак).

Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган. 

Район Дәүләт автоинспекциясе мондый төр массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев