Юл фаҗигасе Өлге авылы янында килеп чыга.
«Джили» автомобиле шоферының тиешле интервалны сакламавы нәтиҗәсендә Кукмара районы автоюлында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига 15 апрельдә сәгать 14.35тә Мамадыш-Кукмара автоюлының 58нче чакрымында, Өлге авылы янында килеп чыга. «Джили» автомобиле шоферы хәрәкәт вакытында тиешле интервалны сакламый һәм «Шевроле» белән бәрелешә.
Юл фаҗигасендә кешеләргә зыян килми.
фото: район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе
Нет комментариев