Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланган.
28 февральдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара районының «Кукмара-Шәмәрдән» автомобиль юлының 2нче чакрымындана дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланды. Алар арасында 5се — укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү, 4се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 1ешәр — штрафны вакытында түләмәү, ОСАГОсыз транспорт чарасы белән идарә итү, юл хәрәкәтенә рөхсәт бирүче диагностик картасы тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмара-информ»
Нет комментариев