Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара полицейскийлары җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан шоферның кем булуын ачыклады

Һәлакәт Кукмараның Ленин урамындагы 155нче йорт янында була

Район дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмарада җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүченең шәхесен ачыклаганнар.

“Юл-транспорт һәлакәте 29 гыйнвар көнне көндезге сәгать икеләр тирәсендә Кукмара шәһәренең Ленин урамында булды. Машина йөртүче көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша чыгучы укучыны бәрдерә һәм, зыян күрүчегә ярдәм күрсәтмичә, һәлакәт урыныннан кача”, - диделәр ЮХИДИдә.

Төрле тән җәрәхәтләре алган җәяүле район үзәк дәваханәсенә китерелә, анда медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә озатыла.

Вакыйга урынын тикшерү барышында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре күрше йортларда һәм кибетләрдә яшәүчеләрдән сораша. “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы камераларындагы видеоязмаларны караганда, юл-транспорт һәлакәтен “ВАЗ-21144” машинасы шоферы ясавы ачыклана. Алга таба хокук сакчылары машина йөртүченең шәхесен ачыклый. Ул Кукмара районында яшәүче 26 яшьлек ир-ат булып чыга.

Ул үз гаебен таный, мондый хәлгә беренче тапкыр юлыктым һәм куркып калдым, дип аңлата. Гаепләнүчегә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, ул 1 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев