Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара Дәүләт автоинспекциясендә кар чанасы белән идарә итү кагыйдәләре турында сөйләделәр

Кар чанасында таныш булган территорияләрдә генә хәрәкәт итәргә, тиешле экипировка турында да онытмаска кирәк.

Кар чанасында йөрүчеләр бигрәк күп хәзер. Аның руле артына кем тели, шул утыра аламы, әллә бу төр техниканы иярләүнең дә үз кагыйдәләре бармы?

Роза, Кукмара

Сорауга район Дәүләт автоинспекциясеннән түбәндәге җавап алынды:

— Кар чанасы (снегоход) сатып алгач, иң элек аны Дәүләт техник күзәтчелегендә («Гостехнадзор») теркәп, номер алырга кирәк. Руль артына исә транспорт йөртү таныклыгы булганнар гына утыра ала. Йөртү хокукы булмаган очракта, кар чанасына техник тикшерү үткәрелмәгән булса, анда йөрү тыела. 

Тиешле таләпләрне бозган өчен штраф суммалары мондыйрак: 

  • исерткеч эчемлек кулланган хәлдә кар чанасы руле артына утырганнарга — 45 мең сум, 1,5-2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү;
  • йөртү таныклыгы булмаган килеш йөртүчеләргә — 5–15 мең сум; 
  • «Гостехнадзор»да теркәмәгән кар чанасында җилдерүчеләргә 1,5-2 мең сум штраф яный. 

Болардан тыш, иминлек өчен таныш булган территорияләрдә генә хәрәкәт итү, тиешле экипировка, аеруча башка шлем кию турында да онытмаска кирәк.

фото: Рамил Гали/ «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев