Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фото: Кукмарада юл хәрәкәте яшь инспекторлары көч сынашты

Район мәктәпләреннән барлыгы 22 команда килгән иде

Манзарас урта мәктәбендә юлларда балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максаты белән “Иминлек тәгәрмәче – 2018” конкурсы үткәрелде. Бу бәйгедә юл хәрәкәте яшь инспекторлары көч сынашты, район мәктәпләреннән барлыгы 22 команда килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтүдә ярыштылар, каршылыклар аша велосипедта йөрү күнекмәләрен күрсәттеләр. Биремнәр катлаулы иде, тирән белем генә түгел, төгәллекне, тиз фикерләүне таләп итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Манзарас урта мәктәбе командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарда – Зур Сәрдек гимназиясе һәм күппрофильле лицей.

“Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр” номинациясендә - Сәрдекбаш, “Медицина өлкәсендәге уңышлары өчен” номинациясендә – Кукмара 4нче урта мәктәбе, “Иң яхшы велосипедчылар” номинациясендә - Мәчкәрә, “Иҗади конкурс” номинациясендә Кукмара 3нче урта мәктәбе командалары җиңүчеләр дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев